Марат Җәббаров: без кибет киштәләрендә үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен күбрәк күрергә телибез

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре продукциясен  сәүдә  челәтәрләренә чыгару  мәсьәләсе  буенча  киңәшмә  җыйды.   Чарада  Татарстан  Республикасы сәнәгать һәм сәүдә     министры  урынбасары    Герман Лернер, Татарстан  диния  нәзарәтенең “Хәләл” стандарт   комитеты  рәисе Ирек Тиһаншин,   «Х5 Retail Group»,   «Тандер» (Магнит) ҖЧҖ,   «Лента» СҮ  (ТЦ),  «Зельгрос» СҮ,   «Бәхетле» ҖЧҖ,   «Эдельвейс» СК” АҖ  ваклап  сату компанияләре вәкилләре һәм Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашты.   

Киңәшмәне  Марат Җәббаров ачты.  Ул бүгенге  очрашуның  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  үз продукцияләрен  эре  төбәк  һәм федераль челтәрләргә чыгаруда  ярдәм  итү  максатында  оештырылган булуы   турында  әйтте.  Катнашучылардан  ул шулай  ук  бүгенге  киңәшмәдә  активрак булырга,  кызыксындырган сорауларны  бирүләрен  сорады.    «Безгә бер-беребезне ишетергә  һәм  алга  таба  нәтиҗәле  эшләү  өчен  үзара  сөйләшергә кирәк», - дип өстәде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы.  

Авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  продукциясен  җитештерүнең  торышы  турында    министрның  беренче  урынбасары    Наиль Залаков  җиткерде. 

Узган  ел барлык  категория  авыл  хуҗалыгы  продукциясенең  тулаем  күләме    250,8 млрд сумнан  артык  булды.   1,8 млн тонналап  сөт,   500 мең  тонна  терлек  һәм кош  ите, 4,5 млн. тонна  ашлык, 2,8 мең  тонна шикәр  чөгендере, 1,2 млн тонна  бәрәңге, 330 мең  тонна  яшелчә  җитештерелде.  

«Сәүдә челтәрләре  өчен  аеруча  кызыклы  булган  азык-төлек  һәм  эшкәртү  сәнәгатендә бездә  шактый  үсеш  күренә.     Шулар  арасында  үсеш    20дән   70%ка җиткән  юнәлешләр бар: сыер ите (74,1 %), эшкәртелгән һәм     консервланган балык (47,1%), ярма (31,5%), ак май (33%), әчетелгән сөт продуктлары   (21%). Эремчек җитештерү  (12,4%), дуңгыз  ите (11 %), эшкәртелгән сөт, балалар туклануы  өчен  сөт  продуктларын да  кертеп (10,5%), кондитер әйберләре (9,7%)», - диде   Наил Залаков һәм әзер  продукция җитештерү  күләменең   елдан-ел  арта  баруын һәм төп бурыч –аны  кулланучыларга  җиткерү икәнен билгеләп  үтте.  

Сәүдә  челтәрләрендә  сатыла  торган  гомуми  продукция  күләмендә  рс  продукциясенең  өлеше  һәм аны  сәүдә  челтәрәренә  чыгару  турында    Герман Лернер сөйләде.  Ул  шулай  ук  продукция  җитештерүчеләргә -  “ТАССРга - 100 ел” (“100-летия ТАССР”) логотибын  кулланырга,  ә сәүдә  челтәрләренә логотип белән  аерым  киштәләр булдырырга  тәкъдим  итте.  

 «Х5 Retail Group» компаниясе вәкиле  Тимур Баймуллин төбәк  тәэмин  итүчеләр төркеменә керүче  «Пятерочка», «Перекресток» и «Карусель» сәүдә челтәрләренең  эш үзенчәлекләре   белән  таныштырды һәм эшне компания  сайтында  тәкъдим  ителгән рәвештәге  коммерциячел тәкъдим   юнәлешеннән башларга  тәкъдим итте.    Сәүдә челтәрләренә керү һәм сату шартлары  турында  шулай  ук    Магнит, Лента, Зельгрос, Бәхетле һәм Эдельвейс сәүдә челтәрләре  вәкилләре  дә сөйләде.

Сәүдә челтәрләре белән эшләү тәҗрибәсе  белән  Татарстан  фермерлары  да   бүлеште.   Лаеш районыннан    «Заготовитель» СППК рәисе,    натураль  үлән чәйләре әзерләү  белән  шөгыльләнүче   Рамил  Яруллин төбәк һәм аннары  федераль сәүдә  челтәрләренә керү  буенча  үз  тәҗрибәсе  турында  сөйләде.    «Сәүдә челтәрләренә  чыгуны  без    «Бәхетле» супермаркетыннан  башладык.   Биредә  безгә -  Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  карата  уңай  мөнәсәбәт тойдык.    Аннары  башка  сәүдә  челтәрләренә  дә  чыга  башладык.  Моның  өчен  продукциянең  төргәген, аның  дизайнын    кардиналь үзгәртергә,   логистикасын  яңадан карарга,  хәтта  компания  эчендәге  җитештерү  процессларын да  үзгәртергә  туры  килде, әмма  моның  нәтиҗәсе дә бар     - безнең  продукция  бүген 30 меңнән артык  кибеттә   сатыла», - дип  сөйләде  Рамил Яруллин.

Яңа  эшли башлаган  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләрендә  була  торган  кыенлыклар  турында    авыл  хуҗалыгы  кооперативы  рәисе    Рәмилә Щукина  сөйләде.  Кооперативның    әле  бер   генә ел  эшләвенә карамастан,  ул    5 КФХны  һәм  255 ЛПХны (шәхси  ярдәмче хуҗалыкны)    берләштерә, хуҗалыкта   150 баштан  артык  эре  мөгезле  терлекл бар,  терлек  чалу     цехы  эшли, ит эшкәртү  һәм  ярымфабрикатлар әзерләү  линияләре  эшли.   «Авыл  хуҗалыгы кооперативының  үсешенә 2019 елда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан  алган  грант шактый ярдәм  итте.    Ул  акчаларга   ит эшкәртү  буенча    модуль   блок  сатып  алдык  һәм  ярымфабрикатлар  әзерли  башладык, хәзер  алар  ярминкәләрдә,  Татарстанның  Апас, Кайбыч  районнарында һәм  Чувашиядә  сатыла», - диде  Рәмилә Щукина.  

Аннары киңәшмәгә җыелучылар  сораулар  һәм җаваплар  буенча  җентекле  фикер алышуга  күчтеләр,  шулай  ук  аларның ваклап  сату  челтәрләре  вәкилләре  белән шәхсән аралашу  мөмкинлеге  дә булды.  

«Без кибет  киштәләрендә  үзебезнең  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  продукциясен күбрәк  күрергә  телибез», - дип,  билгеләп  үтте   вице-премьер, очрашуны  тәмамлап. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International