Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстанда җитен җитештерү мәсьәләсен карадылар

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

28 гыйнварда  Россия  Федерациясе    авыл  хуҗалыгы  министрының беренче   урынбасары   Джамбулат Хатуов    җитен  җитештерү  мәсьәләләре  буенча  видеоконференция режимында   киңәшмә уздырды. Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Марсель Мәхмутов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы    Ирек Садыйков,  «Госсортокомиссия» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы  башлыгы    Виталий Новичков,   «Росия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе  Вәгыйз Минһаҗев, «Россия  авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан  Республикасы филиалы  җитәкчесе   урынбасары Рафис Хәбибуллин,   «Татарский» ЦАС” ФДБУ директоры Әнәс Локманов, шулай  ук  Татарстанда  җитен  җитештерүче  оешмалар  җитәкчеләре катнашты.  

Киңәшмәне ачып,  Джамбулат Хатуов, дәүләт ярдәме  белән  хәзер  илдә  җитен  җитештерү  тармагы  кабат  эшли башлады  һәм  уңай  үсеш  динамикасы  күзәтелә,  дип ассызыклады.     Мәсәлән, Авыл  хуҗалыгын үстерү буенча  дәүләт программасы  кысаларында  2025 елга  кадәр җитеннең  чәчүлек  мәйданы    60 мең гектарга  кадәр җитәчәк, бу  биш  ел  эчендә  әлеге  культура уңышын    52,6 мең  тоннга  кадәр  арттырачак, ә җитен тукымасын ,  җитештерү  күләмен   42 мең  тоннага  җиткерергә  ярдәм  итәчәк.  Әмма  моңа  ирешү өчен  сыйфатлы  чәчү  материалы, заманча     техника уклланырга,  культураны  игү технологиясен  үтәргә кирәк.  

Татарстан  Республикасы  территориясендә   сүсле җитен  (лен-долгунец) игү белән  4 предприятие шөгыльләнә, гомуми мәйданы   1,5 гектарга  җитә  (Саба районында «Сабылен» ҖЧҖ,   Мамадыш  районында Мостафин Р.С. КФХ, Яңа  Чишмә районында Козлова М.И. КФХ, Козлов А.Е. КФХ). Җитен заводы  елга    1,5 мең тонна  чимал  эшкәртә.

Быел сүсле җитеннең  чәчүлек  мәйданын узган  елгы  дәрәҗәдә  саклап калу  планлаштырыла.      2020 елгы  чәчүгә  әзерлек  тиешле  дәрәҗәдә.     135 тонна орлык  бар,  шуның   25 тоннасы   (19 %) элиталы  орлык.   

Файдалануга  кертелгән  селекция  казанышларының  дәүләт  реестрында    бердәнбер   Белочка сорты  бар, ул  Урта  Идел буе төбәге (7) өчен  районлаштырылган. Бүген  базарда  әлеге  сорт буенча  тәкъдимнәр юк.    Республиканың  фәнни-тикшеренү оешмаларында  сүсле  җитен  буенча     селекция һәм орлыкчылык  эше алып  барылмый.   Предприятиеләр    Томский 17 һәм Зарянка сортларында  эшлиләр. Киңәшмә йомгаклары  буенча    республиканың  җитен  үстерү  белән  шөгыльләнүче  хуҗалыкларына   күрше  төбәкләр буенча  районлаштырылган  сортларны  үзләрендә  сынап карарга  тәкъдим  ителде.  

«Төбәкләргә  дәүләт ярдәме механизмнарыннан  активрак файдаланырга  кирәк,  дип саныйм, ә фәнни оешмаларга – үзебезнең селекцияне  һәм орлыкчылыкны үстерү буенча  эшне дәвам  итәргә.   Тармак алдына  куелган  барлык  бурычларны  бергәләп  хәл  итү  мөһим», - диде  Джамбулат Хатуов.

Министрның  беренче  урынбасары,   йомгак ясап,   җитен  игүнең  заманча  технологияләрен эшләү зарурлыгына аерым  басым ясап,  ведомство җитенчелек  тармагын үстерүгә юнәлдерелгән  комплекслы эшне системалы  анализлауны  дәвам итәчәк,  диде.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International