Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр арасында конкурс игълан итә

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы агросәнәгать комплексы  өлкәсендә  фәнни тикшеренүләргә  һәм  эшләнмәләргә    грантлар алу өчен   конкурста  катнашуга  заявкалар  кабул  итә  башлавы  турында  хәбәр  итә.     

Грантның иң чик  югары  күләме  10 млн сумга  җитә.   

Татарстан  Республикасының  агросәнәгать комплексын үстерү өчен  проектлар  сайлап  алуның  төп  критерийларына  килгәндә,  алар  түбәндәгеләрне  эшләүгә  һәм гамәлгә ашыруга  юнәлдерелгән булырга  тиеш:  

- уңдырышлылыкны  һәм продуктивлыкны  арттыру  максатында үсемлекләрнең  яңа  сортларын   чыгару  һәм  хайваннарның  яңа  токымнарын  үрчетү  технологияләрен; 

- авыл  хуҗалыгы  җитештерүен  интенсификацияләү  өчен  яңа  ысуллар һәм материаллар   (препаратлар, ашламалар, җайланмалар) һәм технологияләрен;

- авыл  хуҗалыгы чималын тирәнтен  эшкәртү технологияләрен;

- энергия  ресурсларын  саклау механизмнарын;

- агробизнесның икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру  өчен  идарә системаларын һәм  оештыру  чараларын.

Комиссия тарафыннан шулай  ук  проектның  үзенчәлекле, инновацион  характерда  булуы,   грант кысаларында  финанслану  тәмамланганнан  соң  да    аның  перспектив дәвамлы    булуы,  соңгы   нәтиҗәнең актуальлеге, аны  практикада  куллануның  максатка ярашлы  булуы һәм   проектның Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгын үстерү өчен  әһәмияте   исәпкә  алыначак.    Проект икътисадый  яктан  отышлы һәм  нәтиҗәле булырга  тиеш   (чыгымнарның һәм  планлаштырылучы  нәтиҗәнең чагыштырмасы), ул өстәмә  акчалар  җәлеп     итәрлек  булырга  тиеш.    

Проектның  гамәлгә ашырылуы да  тикшереләчәк,    кадрлар  белән,  шулай  ук    проектны  гамәлгә ашыру  өчен  матди-техник тәэмин  ителеш, бирелгән    акчаларны тотуның  нәтиҗәлелеге  дә  исәпкә  алыначак.     

Грантка тәкъдим  ителүче    проектлар   конкурс комиссиясе алдында  PowerPoint форматында  мультимедия презентациясе рәвешендә якланырга  тиеш.    

Конкурс нигезендә  сайлап  алуда  катнашу  өчен  заявкалар  2020 елның  29 гыйнварыннан  2020 елның    2 мартына  кадәр  кабул ителәчәк.   Комиссия  утырышын уздыру  көне   якынча  2020  елның  6  мартына  билгеләнгән.

Барлык  кызыксындырган  сораулар  белән  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  фән, мәгариф һәм инновация  эшчәнлеге  бүлегенә  мөрәҗәгать итәргә мөмкин,  тел.:   8(843) 221-76-70, 221-76-88 (эчке: 8819).

Конкурс нигезендә  сайлап  алу    “Татарстан  Республикасы бюджеты  акчалары  исәбенә  агросәнәгать комплексына  дәүләт ярдәме  чаралары турында” Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 26  гыйнварындагы 42 номерлы карары  нигезендә  уздырыла.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International