Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә гомуми белем бирү учреждениеләрендә Агротехнологик белем бирүне үстерү буенча координация комиссиясе утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты.
Бүген Чистай районында хуҗалыклар һәм “Дәүләт сорт комиссиясе” («Госсорткомиссия») ФДБУ филиалы базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, шулай ук республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, “Россия Авыл хуҗалыгы үзәге” («Россельхозцентр») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар, игенчелек һәм механизация буенча консультантлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Апас һәм Буа муниципаль районнарында булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы абитуриентларга Казан дәүләт аграр университетына керү сынауларыннан башка гына укырга керү өчен документлар кабул итүнең тиздән тәмамлануы турында искә төшерә. Булачак белгечләрнең 25 июльгә кадәр бюджет урыннарына гариза бирү мөмкинлеге бар, бу, укырга максатчан алуны да кертеп, агросәнәгать комплексында уңышлы карьера өчен ышанычлы трамплин булып тора.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Аксубай районында булды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алексеевск районында булды һәм урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Ул Татарстан Республикасы вице - премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Сергей Демидов белән бергә кырлар өстеннән очып узды.
Татарстан Республикасы Минзәлә районының Әтрәкле авылында «Сабантуй» паркында машина белән сыер савучы опраторларның 52нче конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов һәм Минзәлә районы башкарма комитеты башлыгы Марат Кәримов катнаштлар.
Бүген Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының “Кыят” ААҖ базасында авыл хуҗалыгы культуралары уңышын булдыру буенча чаралар комплексы мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, шулай ук республика муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” («Россельхозцентр») ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, агрономнар һәм инженерлар катнашты.
Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының балалар продукциясе беренче тапкыр 2025 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсына тәкъдим ителгән иде һәм җиңүче булды. Лауреат исеменә эчә торган сөт һәм «Обнимама» брендыннан «алма-банан» тәме белән балалар эремчеге лаек булды.
Россиядә «АгроЛидер - 2025» бөтенхалык илкүләм аграр премиясе булдырылды – ул экспертлар һәм халык жюрилары катнашындагы абруйлы бүләк, ул илнең агросәнәгать комплексында күренекле казанышларны билгеләү һәм яңа исемнәрне ачу өчен үткәрелә. Проектның инициаторлары һәм оештыручылары - Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты ярдәмендә Халыкара агробизнес мәктәбе һәм СД Групп медиахолдингы.