«TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумында Татарстан белән Һиндстанның агросәнәгать комплексы өлкәсендә хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта беренче “TIME: Россия — Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек” форумында “Экспортка юнәлешле компанияләрнең Һиндстан базарына чыгуы. Проблемалар һәм перспективалар” темасына түгәрәк өстәл узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.

Һиндстан базары Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау өчен шактый зур перспективалар ача. Сессиядә экспертлар һәм хакимият вәкилләре төп аспектлар турында фикер алыштылар, болар — базар таләпләре, логистика, сертификация һәм экспортерларга дәүләт ярдәме чаралары.

Дискуссия барышында катнашучылар Һиндстанга продукция чыгару буенча җентекле киңәшләр алдылар һәм уңышлы кейслар белән таныштылар.

Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы үсеш мөмкинлекләре зур булган, заманча югары технологияле тармак, ә күп санлы һәм тиз артып баручы халкы булган Һиндстан республика авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау өчен иң кызыктыргыч базарларның берсе булып тора, дип ассызыклады.

Аның сүзләреннән күренгәнчә, узган ел дөньяның 55 иленә Татарстан Республикасыннан агросәнәгать комплексы продукциясе экспортланган. Төп импортер-ил Һиндстан булып чыкты һәм гомуми экспорт күләменең 23,2%ы аңа туры килә яки 109,2 млн доллар.

«Бездә Һиндстанга май продукциясен генә түгел, ә сөт продукциясен (коры сөт продуктлары, сырлар һәм туңдырма), ит продуктларын (дуңгыз ите, казылык эшләнмәләре, ит ярымфабрикатлары һәм консервлары), азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате продукциясен (кондитер эшләнмәләре, вакланган продуктлар, макарон, шикәр һәм шикәр продукциясе) экспортлау күләмнәрен дә арттыру мөмкинлеге бар», - диде министр урынбасары.

Сүзен йомгаклап, Рөстәм Гайнуллов, Һиндстанга экспортлау — ул сату күләмнәрен арттыру мөмкинлеге генә түгел, ә «Экспорт» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән халыкара аренада ышанычлы партнер буларак Татарстан Республикасының имиджын ныгыту мөмкинлеге дә, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International