2025 елның 16-18 октябрендә Казан кооператив институты мәйданчыгында «Агротуризм мәктәбе» укыту проектының чаралар циклы узачак.
«Агротуризм мәктәбе» «Россельхозбанк» АҖ ярдәме белән «Тотрыклы туризм» фәнни-мәгариф консорциумы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектта катнашу бушлай, анда Идел буе федераль округы субъектларыннан һәм якын-тирә төбәкләрдән авыл һәм аграр туризмы компанияләре вәкилләре, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнаша ала.
Проектның экспертлары буларак, федераль һәм төбәк хакимият органнары, фәнни һәм мәгариф оешмалары, профильле ассоциацияләр вәкилләре, агротуризм һәм кунакчыллык индустриясенең әйдәп баручы предприятиеләре җитәкчеләре, туроператорлар, шулай ук илнең туристлык тармагының әйдәп баручы экспертлары чыгышлар ясаячак.
"Агротуризм мәктәбе"ндә укулар барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалану, агротуристик объектларны маркетинг аша алга этәрү, аерым вакыйгага багышланган туризмны оештыру, сервисны яхшырту һәм уникаль сәүдә урыннары булдыру, җирле туроператорлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм агротуризм объектларын туристлык маршрутларына кертү мәсьәләләре каралачак.
Программаның гамәли өлешенә төбәкнең уңышлы агротуристик объектларына барып танышу керә.
Агротуризм “Туризм һәм кунакчыллык” илкүләм проектына ярдәм йөзеннән җирлекнең аграр һәм рекреацион куәтен интеграцияләргә мөмкинлек бирүче авыл территорияләрен үстерү өчен нәтиҗәле инструмент булып тора.
Чара Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Илкүләм кунакчыллык индустриясе берлеге, Россия халыклар дуслыгы университеты һәм БДБ икътисадый үсеше эшлекле үзәгенең Туризмны тотрыклы үстерү комитеты ярдәмендә уза.
Чаралар Казан кооператив институтының Даурия урамындагы актлар залында уза, адресы: Даурия ур., 32 йорт.
«Агротуризм мәктәбе»н үткәрү турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сайтта танышырга була: https://школа-агротуризма.рф/.