Татарстан - актив һәм инициативалы авыл яшьләрен җәлеп итү ноктасы булды

2025 елның 10 октябре, җомга

Татарстанда берничә көн дәвамында «Авыл энергиясе» халыкара яшьләр инициативалары конгрессы һәм «Авыл көче» бөтенроссия авыл яшьләре форумы узды. Төрле төбәкләрдән һәм илләрдән катнашучылар өчен дискуссия мәйданчыклары, тематик сессияләр, уңышлы кейслар белән уртаклашу оештырылды. Күчмә сессияләргә аерым игътибар бирелде: Мамадыш районында - авыл эшкуарлыгы темасына, Алабуга районында - авыл туризмы темасына, шулай ук Саба районында авылда яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

Катнашучылар бүген Конгресс азагында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган пленар утырыш эшенә йомгаклар ясадылар.

Чарада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләреннән, Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан вәкилләр, Төркия, Белоруссия һәм Кытай делегацияләре катнашты.

Чараны Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оештырды.

Пленар утырышта Илдар Гыйльметдинов, халыкны авылда саклап калу, шул исәптән гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, телебезне, илебездәге күптөрлелегебезне саклау бик мөһим, дип билгеләп үтте.

"Илебез Президенты күп тапкырлар, мәдәниятләребезнең, гореф-гадәтләребезнең, телләребезнең күптөрлелеге - безнең байлыгыбыз, аны сакларга кирәк, дип әйтте. Монда без башкалардан аерылып торабыз. Болар барысы бергә безне уникаль ил итә. Ә менә авылда болар ничек чагыла соң? Әлбәттә, шәһәр кешеләрне, шул исәптән яшьләрне дә үзгәртә, урбанизацияләү бара, кайбер традицияләр юкка чыга. Ә авыл исә боларны саклый", - диде ул.

Камил Гыйльманов, Татарстан - идеяләрне һәм мәдәниятләрне җәлеп итү үзәге генә түгел, ул мөмкинлекләр территориясе дә. Биредә алдынгы агротехнологияләр үсеш ала, яшьләр эшкуарлыгы өчен шартлар тудырыла, яшьләр өчен һәм спорт белән шөгыльләнү өчен объектлар төзелә. Республиканың аерым горурлыгы - ул «Авыл яшьләре» төбәк проекты, аңа аналоглар илебезнең бер төбәгендә дә юк, дип ассызыклады.

Аның сүзләренә караганда, әлеге проект ярдәмендә авыл территориясендә яшьләрнең яңа белемнәр алу, урыннарда социаль проектларны гамәлгә ашыру, эшкуарлык юнәлешендә, авыл туризмында үсү, кече ватаныңны саклау һәм агросәнәгать комплексын үстерү мөмкинлеге бар. «Авыл яшьләре - алар безнең төбәкләрнең генә түгел, бөтен илнең киләчәге», - дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International