Яңа «Агросәнәгать комплексы лидерлары» конкурсы башланды

2025 елның 10 октябре, җомга

“Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасында яңа конкурс башланды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге җитәкчеләр өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган “Агросәнәгать комплексы лидерлары” конкурсы «Алтын көз – 2025» агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында башланып китте. Гаризалар кабул итү кампаниясе конкурс сайтында 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Россия Федерациясе Президентының 2025 елның 16 июлендәге йөкләмәсе буенча башлап җибәрелгән һәм агросәнәгать комплексының перспективалы җитәкчеләрен эзләүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «АПК лидерлары» конкурсының «Алтын көз – 2025» агросәнәгать күргәзмәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин һәм авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут өчен презентациясе булды. «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы генераль директоры Андрей Бетин Министрлар Кабинеты башлыгына, конкурс илдә идарәчеләрнең зур күләмле «Россия лидерлары» конкурсының иң яхшы тәҗрибәләренә һәм методологияләренә нигезләнгән, дип сөйләде.

“Чыннан да, Президентыбыз инициативасы буенча берничә ел элек эшләтеп җибәрелгән «Россия лидерлары» проекты үзенең әһәмиятле булуын күрсәтте. Әлеге мәктәпне тәмамлаган меңләгән кеше финалларда катнаштылар, хәзер дәүләт хезмәтендә кадрларга ихтыяҗ зур, шул исәптән, мин беләм, аларның кайберләре агросәнәгать комплексы өлкәсендә дә эшли. Яңа «АПК лидерлары» конкурсына уңышлар телим”, – диде Михаил Мишустин.

Оксана Лут агросәнәгать комплексының тотрыклы үсеше өчен кадрлар әзерләүнең стратегик әһәмиятенә игътибар юнәлтте.

"Бүген Президент кушуы буенча без "Россия – мөмкинлекләр иле” платформасы белән бергә яңа “АПК лидерлары” конкурсын башлап җибәрдек. Аның максаты – аграр фәннән һәм мәгарифтән алып бизнеска һәм дәүләт идарәсенә кадәр төрле өлкәләрдә амбициоз һәм перспективалы идарәчеләрне табу һәм аларга ярдәм итү. Үз өстенә җаваплылык алырга һәм кешеләрне үз артыннан алып барырга әзер булганнарга аны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр ачарга кирәк", - дип сөйләде Оксана Лут.

"Сигез ел элек Президент Владимир Путин инициативасы белән «Россия лидерлары» конкурсы башланган иде, ул социаль лифт буларак үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады һәм илнең иң көчле идарәчеләрен ачыклау өчен мәйданчык булды. Бу тәҗрибәне без хәзер икътисад өчен төп тармакларга җәелдерәбез. Быел май аенда платформаның Күзәтчелек советы утырышында Владимир Владимирович безгә авыл хуҗалыгында перспективалы җитәкчеләр өчен конкурс үткәрергә кушты. «Агросәнәгать комплексы лидерлары» проекты әнә шулай барлыкка килде. Бүген агросфера - югары технологияләр, цифрлы трансформация һәм көчле командалар ул. Нәкъ менә катлаулы IT-проектлар белән идарә итәргә, пилотсыз технологияләр кертергә һәм нәтиҗәле бизнес-процесслар төзергә сәләтле лидерларны без эзләячәкбез дә. Без кырдагылар өчен генә түгел, ә агросәнәгать комплексын үстерүгә бәйле булган галимнәр, уйлап табучылар, логистлар өчен дә ачык. Безнең төп максатыбыз - авылдан башлана торган кадрлар суверенитеты системасын булдыру. Без аны эшләтеп җибәрүгә тулысынча әзер һәм «АПК лидерлары» бөтен тармак өчен куәтле үсеш драйверы булачагына ышанабыз", - дип билгеләп үтте Андрей Бетин.

Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк, кимендә 2 ел идарәчел тәҗрибәсе һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә, шул исәптән тармакның фәнни юнәлешләрендә эш тәҗрибәсе булган җитәкчеләр катнаша ала. Конкурс түбәндәге этаплардан тора: катнашучыларны теркәү, дистанцион этап, компьютерда контроль тест үткәрү һәм финал. Проектта Россия гражданнары гына түгел, чит ил кешеләре дә катнаша ала.

Җиңүчеләр агросәнәгать комплексы өлкәсендә югары звено идарәчеләре өчен уникаль белем бирү программасы буенча «Сенеж» идарә итү остаханәсендә укулар узачаклар, ә барлык финалистлар агросәнәгать комплексы өлкәсендә әйдәп баручы идарәчеләр белән остазлык программасында катнаша алачаклар.

Агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерләргә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты ярдәм итә. Максат - 2030 елга агросәнәгать комплексы предприятиеләрен 95% хезмәткәрләр белән тәэмин итү. Илкүләм проект буенча тармакка 35 яшькә кадәрге яшь белгечләрне, шулай ук агросәнәгать комплексында 5 елдан артык эшләүче тәҗрибәле хезмәткәрләрне актив җәлеп итәләр. Монда студентларга, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү институтлары хезмәткәрләренә өстәмә ярдәм күрсәтелә. Илкүләм проект ярдәмендә мәктәпләрдә агротехнологик класслар булдырыла һәм аларны кирәкле җайланмалар белән тәэмин итәләр. АПК өчен төп проектларны эшләүдә катнашучы аграр югары уку йортлары укытучылары һәм мөгаллимнәре өстәмә түләүләр алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International