Татарстанда ашлык продуктларын ГМО булуга тикшерәләр

2025 елның 10 октябре, җомга

Урып-җыю башланганнан бирле (15 июльдә) агымдагы елның октябрь башына «АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре авыл хуҗалыгы продукциясенә, ашлыкны һәм аның эшләнмәләрен дә кертеп, аларда генетик модификацияләнгән организмнар (ГМО) булуга 1 меңнән артык тикшерү үткәрделәр, бу узган елның шушы чоры нәтиҗәләреннән 1,4 мәртәбә артык.

Аерым алганда, филиал лабораториясендә 617 мең тоннадан артык ашлык продуктына анда ГМО булуга анализ ясалган.

Сынаулар реаль вакыт режимында амплификация продуктларының флуоресцент детекциясе белән полимераз чылбыр реакциясе (ПЦР) ысулы белән үткәрелде. Белгечләр бодай, арпа, борчак, кукуруз, май тормасы, шепкән (рыжик), эспарцет, солод, манка һәм карабодай ярмалары, бодай һәм арыш оны һәм башкаларның пробаларын анализладылар.

“Яңа уңыш продукциясен тикшергәндә Россиядә теркәлмәгән ген-инженер-модификацияләнгән организмнар табылмады”, - дип хәбәр итте “АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының сынау лабораториясе мөдире урынбасары Юлия Шәфыйкова.

ГМОның бөртекле продукциядәге күләме ТР Таможня берлегенең “Ашлык иминлеге турында” ТС 015/2011 техник регламенты белән җайга салына, ул ГМОның теркәлмәгән линияләреннән 0,9%тан артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International