Республикада13 сентябрьдән гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, алар Казан шәһәрендә 14 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә уза. Узган шимбәдә Агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсен оештыруда «Татмелиорация»ТК ААҖ катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан Мэры Илсур Метшин ярминкә мәйданчыкларының эшен карадылар.
Яңа Савин районында Ямашев проспектындагы ярминкә мәйданчыгында Марат Җәббаров һәм Илсур Метшин административ-санитария модулен, төзекләндерелгән һәм асфальтланган территорияне, яңа яктырту һәм видеокүзәтүләрне карадылар.
“Казанны төзекләндерү эшләре дәвам итә. Ул ишегалларында гына түгел, җәмәгать киңлекләрендә һәм яр буйларында да уза. Без шулай ук республиканың 22 районыннан сатып алучылар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләрендәге шартларны яхшыртабыз, аларга уңай булсын өчен барысын да эшлибез. Бу максатларга быел 205 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бездә йә яңгырлар, йә корылык аркасында хәвеф-хәтәргә дучар була торган игенчелек төбәгендә иген үстерү бик зур эш ул. Бөтен авыл халкына түбәнчелек белән баш иябез. Өстәлләрдәге икмәк өчен без аларга рәхмәтле”, – диде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Марат Җәббаров һәм Илсур Метшин сәүдә рәтләрен йөреп чыктылар һәм ассортимент белән таныштылар, шулай ук җитештерүчеләр, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралаштылар.
“Казанда 14 мәйданчыкта шимбә ярминкәләре эшли, шул исәптән Салават күпере-2 территориясендә Әлфия Авзалова урамында яңа мәйданчык ачылды. Анда зур булмаган менә дигән бер нокта бар, анда кибет - ябык павильон төзелә, ул көн саен эшләячәк. Шулай ук Беломорский урамындагы мәйданчыкта капиталь ремонт үткәрелде. Быел Ямашев проспектында да яхшы ремонт ясалды, асфальт өслеге яңартылды – монда коры, чиста, уңайлы”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
Шәһәрнең алты ярминкә мәйданчыгында шулай ук махсус павильоннар төзелде. Алар ярминкәләргә керә торган продукцияне тикшерү белән шөгыльләнүче ветеринария табиблары өчен билгеләнгән. Моннан тыш, продукция белән тәэмин итүчеләр өчен шартлар тудырылган: алар өчен чәй эчәргә һәм җылынырга урын бар.
Ямашев проспектында кирәкле җайланмалар белән заманча административ-санитария модуле барлыкка килгән. Ул дүрт бүлмәдән тора: ике санузел, хуҗалык блогы һәм административ-саклау бүлмәсе. Мәйданчык шулай ук асфальтланган, яктырту һәм видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган, шулай ук евроконтейнерлар белән чүп җыю мәйданчыклары һәм киртәләр урнаштырылган. Бу максатларга 38,7 млн сум акча бүлеп биргәннәр. Шундый ук эшләр А.Лаврентьев, Батыршин, Липатов, Беломорский урамнарындагы мәйданчыкларда да башкарылган. Моннан тыш, урамдагы мәйданчыкта, А.Авзалова территориясен тулысынча төзекләндереп, ел әйләнәсе эшли торган күпфункцияле сәүдә модулен төзү эшләре төгәлләнеп килә. Рихард Зорге һәм Дементьев урамнарындагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре территорияләрендә төзекләндерү эшләре башкарылган.
Барлыгы быел Казанда 8 ярминкә мәйданчыгын модернизацияләүгә һәм төзекләндерүгә 204,9 млн сум инвестицияләнгән.
Биш ярминкә атнасы йомгаклары буенча 491,5 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән һәм сатылган, шулардан - 3228,4 тонна яшелчә: шул исәптән 2177,2 тонна бәрәңге; 101,4 тонна үлчәүле сөт; 261,2 тонна шикәр; 682,3 мең данә тавык йомыркасы; 367,0 тонна ит ( шул исәптән 217,0 тонна сыер ите).
Ярминкәләр уздыру өчен 5354 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.