«Алтын көз – 2025» күргәзмәсендә агросәнәгать комплексында хатын-кызлар роле турында фикер алыштылар

2025 елның 10 октябре, җомга

Бүген Мәскәүдә Тимирязев үзәгендә 27нче «Алтын көз-2025» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар» форумы узды. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Елена Фастова, «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисенең беренче урынбасары Ирина Жачкина, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.

Форумда катнашучыларны сәламләп, Елена Фастова, авылда үз авылларын һәм аларда яшәүче кешеләрне үстерергә теләгән, моңа битараф булмаган хатын-кызлар күп, дип билгеләп үтте.

Ул: “Күп хатын-кызлар финанс, икътисад, юридик мәсьәләләрдә үсәргә һәм өстәмә тәҗрибә тупларга гына түгел, ә үз продукциясен үстерү, социаль проектлар буенча яңа белем алырга телиләр”, - дип ассызыклады.

Ирина Жачкина әйтүенчә, быел «Алтын көз» күргәзмәсендә күп сессияләр технологияләргә, ясалма интеллектка һәм инвестицияләргә багышланган, ә бүген форумның төп темасы - «АПКда хатын-кызлар». “Хатын-кызлар - агросәнәгать комплексының йөрәге, бу матурлык, игелеклелек, эстетика турында, һәм нәкъ менә хатын-кызлар авыл тормышын чын-чынлап матурлый, аның җәлеп итүчәнлеген арттыра. Бу - агросәнәгать комплексында, авылыбызда нәкъ менә кешелеклелекне һәм матурлыкны саклап калуыбызга гарантия булып тора. Хатын-кызлар - матурлык тудыручылар”, - дип өстәде ул.

Ленар Гарипов «АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабын уздыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, конкурсның төбәк этабы Татарстанның аграр секторы өчен мөһим вакыйга булды, ул хатын-кызларның республика авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүен ассызыклап китте. Бу чара тармакның иң яхшы вәкилләрен ачыклап кына калмады, ә агросәнәгать комплексында хатын-кызлар лидерлыгының стратегик әһәмиятен дә күрсәтте.

“Мин булмасам, кем?” номинациясендә төбәк этабы кысаларында беренче урынны Арча муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Ләйлә Минһаҗева алды, ул Татарстан Республикасында «Фермер утравы» проектының беренче операторы булды. Әлеге проект 30дан артык җирле фермерның һәм зур булмаган авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүчеләрнең продукциясен алга этәрергә ярдәм итә һәм бүгенге көнгә шул форматта 6 нокта ачылган.

«Яңа йолдыз» («Превосходящая звезда») номинациясендә Питрәч муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Анастасия Александрова җиңү яулады. Гаилә хуҗалыгы башлангычларыннан алып заманча технологияләргә һәм амбициоз планнарга кадәр - бу яшь фермер юлы, узган ел хуҗалык 33500 баш кош-корт һәм 65 тонна продукция күрсәткеченә ирешкән.

“Иң булдыклы хатын-кыз” («Суперҗенщина») номинациясендә Арча муниципаль районының «Арча элеваторы» АҖ генераль директоры Ләйсән Әһлиуллина җиңде, аның тырышлыгы белән ашлык саклау буенча эшләр өзлексез алып барыла, берьюлы 72,5 тоннага кадәр бөртекле төрле культуралар саклана, шулай ук ул 90 кешелек коллективка җитәкчелек итә.

«Россия авыллары хатын-кызлары» («Есть женщины в русских селеньях») номинациясендә «Колос» агрофирмасы ҖЧҖ җитәкчесе һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рима Сафиуллова җиңде. Ул җитәкче хатын-кызның авыл тормышын яхшы якка үзгәртә алуына үрнәк булып тора, аның өчен агробизнесны үстерү генә түгел, ә мәдәниятне саклау һәм авыл территорияләрен үстерү дә бик мөһим.

Ленар Гарипов әйтүенчә, «АПКда хатын-кызлар» конкурсы «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән тәҗрибә уртаклашу, хатын-кызлар инициативаларына ярдәм итү һәм авыл тормышын популярлаштыру өчен уникаль мәйданчык булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International