Татарстан аграрийлары «Алтын көз - 2025» күргәзмәсендә бүләкләр алдылар

2025 елның 9 октябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Тимирязев Үзәгендә 27нче «Алтын көз» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләрен бүләкләделәр.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне дәүләт өчен бик мөһим булган бу тармакта эшләүче һәркемгә бик әһәмиятле, дип билгеләп үтте. "Аны көзен, гадәттәгечә, урып-җыюга йомгак ясау вакыты җиткәч билгеләп үтәбез. Агросәнәгать үзенең уңышлары белән илне инде беренче ел гына сөендерми", - диде ул.

Михаил Мишустин «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖнең баш зоотехник–селекционеры Любовь Ибәтуллинага «Авыл хуҗалыгындагы хезмәтләре өчен» медален тапшырды.

Любовь Ибәтуллинаның терлекчелекне үстерү буенча үткәргән чаралары хуҗалыкның төп терлекчелек күрсәткечләрен яхшыртырга булышты. «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖендә соңгы 5 елда мөгезле эре терлекләр саны 1367 баштан 5248 башка җитте, шул исәптән нәселле терлекләр - 2983 баш. Яшь терлекләр туу планы 100%ка үтәлә.

"Сез үзегезнең талантыгыз һәм тырышлыгыгыз белән илһамландырасыз, яшьләргә үрнәк булып торасыз һәм, иң мөһиме, куелган максатларга ирешә беләсез. Сезнең эшкә шундый мөнәсәбәтегез, әлбәттә, җәмәгатьчелек тарафыннан танылуга һәм бәяләнүгә лаек", - дип өстәде ул.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут «ОРСИС-АГРО» ҖЧҖенең баш агрономы Фәнис Ильясовка «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирде.

Фәнис Ильясов авыл хуҗалыгы культураларын үстерүгә алдынгы ысулларны, туфрак уңдырышлылыгын һәм уңышны арттыруга юнәлдерелгән агротехник чараларны җитештерүгә шактый күп керткән, корткычларга, чүп үләннәргә һәм үсемлек авыруларына каршы көрәш буенча заманча технологияләр эшләгән. Аның катнашында җәмгыятьнең авыл хуҗалыгы җитештерүенә агрохимик хезмәт күрсәтү буенча ирешелгән дәрәҗә сакланып кына калмыйча, үсемлекләрнең тишелеп чыгуына һәм үсешенә йогынты ясый торган яңа, тагын да заманчарак ысуллар куллану юлы белән аны алга таба үстерергә мөмкинлек барлыкка килгән.

Шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнулловны «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме белән бүләкләде. Әлеге исем аңа агросәнәгать комплексындагы казанышлары, актив җәмәгать эше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International