ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районында «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 2 теплоходның трюмнарын тикшерделәр һәм әзерләп куйдылар. Суднолар 7,2 мең тонна яңа уңыш азык-төлек бодаен Краснодар крае портына җибәрү һәм аннан Мисырга озату өчен билгеләнгән.


5
август, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге һәм  «Ростелеком» төбәктә метеостанцияләр челтәрен төзү буенча пилот проектын гамәлгә ашыра башладылар. Агромониторинг системасы һава торышы фаразларының төгәллеген тәэмин итәчәк һәм авыл хуҗалыгында сезонлы эшләрне нәтиҗәлерәк планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк. 

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ат спорты бәйрәменә - «Ат көне»нә багышланган матбугат конференциясе узды, ул 9 августта Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кырлай авылында узачак. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина һәм Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева катнашты.

Бөтенроссия агродиктанты 2025 елның 8 октябреннән 12 октябренә кадәр Агросәнәгать комплексы атналыгы чорында 89 төбәктә 300 мәйданчыкта - офлайн форматта, шулай ук агродиктант.рф рәсми платформада онлайн узачак.


4
август, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында экспортны үстерү буенча киңәшмә узды.


1
август, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советы президиумының, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә, «Татарстан Республикасы кошчылар көне» темасына киңәйтелгән утырышы узды.


31
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы профактивы махсус хәрби операция зонасындагы Россия Федерациясе хәрбиләренә гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Премия Россия төбәкләрендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга һәм хезмәт казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән.


30
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә (шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан тыш) сыер абзарлары төзү эшләренә бәйле чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә.

2025 елның 28 июленә «АПКның Ашлык бәяләү үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы лабораториясе белгечләре дәүләт ашлык мониторингы кысаларында 82 мең тоннадан артык йомшак бодайны тикшерделәр, бу шушы көнгә республикада әлеге бөртекле культураның тулаем җыемыннан - 26% (315,9 мең тонна) һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән кергән бодай күләменең 48%ын тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International