Марат Җәббаров: Агротуризм - бизнесның яңа төре генә түгел, ә мәдәни мирасны, традицияләрне саклап калу һәм авыл тормышын популярлаштыру ысулы да ул

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казан кооператив институтында Россельхозбанк һәм Илкүләм кунакчыллык индустриясе берлеге ярдәмендә гамәлгә ашырыла торган «Агротруизм мәктәбе» белем бирү проекты старт алды. Ул агробизнес вәкилләрен, фермерларны, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен һәм туристлык тармагы экспертларын авыл һәм аграр туризмны бергәләп үстерү өчен берләштерә.

Чараны ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе киңәшчесе Любовь Белеску катнаштылар.

Проектта катнашучыларны сәламләп, Марат Җәббаров агротуризмның авыл территорияләрен үстерүдә, яңа эш урыннары булдыруда һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен өстәмә керем чыганаклары булдыруда нәтиҗәле инструментка әверелүен билгеләп үтте. Бу бизнесның яңа төре генә түгел, ә мәдәни мирасны, традицияләрне саклап калу һәм авыл тормышын популярлаштыру ысулы да ул.

Алсу Нәбиева, 2022 елдан республиканың 12 фермер хуҗалыгы «Агротуризм» гранты буенча сайлап алу конкурсында җиңеп чыкты һәм 100 млн сумга якын ярдәм алды, дип ассызыклады.

"Без республика территориясендә мондый проектларны үстерү белән бик кызыксынабыз. Туристлар агымы арта, аларның без җитештергән деликатесларны үзләре белән алып китәсе, шулай ук безнең яшәү рәвешебез белән танышасы килә. Шуңа күрә программада катнашыгыз һәм, әйдәгез, туризмны бергәләп үстерик", - диде Сергей Иванов.

Татарстан Республикасы “Агротуризм мәктәбе”н уздыру өчен очраклы гына сайланмаган. Төбәк, гадәттәгечә, Россиянең ТОП-5 популяр юнәлешләренә керә. Ышанам, “Агротуризм мәктәбе” туристлык тармагын алга таба үстерүгә этәргеч бирәчәк, Татарстан эшкуарларына һәм күрше төбәкләрдәге хезмәттәшләренә агротуризмны үстерүдә лидерлык позицияләрен яуларга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Любовь Белеску.

«Россельхозбанк» АҖ идарәсе рәисе киңәшчесе: «Кешеләр үзебезнең ил эчендә күбрәк сәяхәт итә башладылар, элек булмаган шәһәрләргә һәм территорияләргә күбрәк йөри башладылар. Шуңа күрә безнең фермер бергәлегенең туристлык индустриясе үсешенә кушылуы бик мөһим”.

Любовь Белеску шулай ук «Свое за городом» түләүсез цифрлы платформасы турында сөйләде. Ул Россиядә агротуризмны популярлаштыру һәм үстерү өчен беренче онлайн-платформа булып тора, ул Россия фермерларын һәм туристик агентлыкларны берләштерә, алар ял итүнең уникаль вариантларын тәкъдим итә.

“2026 елда без проектны үстерүне дәвам итәчәкбез, Урал һәм Себер федераль округларында агротуризм мәктәбе уздыруны планлаштырабыз. Тагын 500ләп катнашучыны укытырга уйлыйбыз”, - дип сөйләде проект авторы, ОСИГ беренче вице-президенты, Туризмны тотрыклы үстерү РУДН халыкара аналитик үзәге директоры Христофор Константиниди.

Катнашучыларга шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының авыл туризмы проектлары атласын тәкъдим иттеләр, анда Россия Федерациясенең күпчелек субъектларыннан уңышлы авыл туризмы проектлары кертелгән, аның белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://mcx.gov.ru/upload/iblock/7f5/7xf3c9bz1xdsfnvshtk51iatum3ytp5x.pdf.

Өч көн дәвамында Россиянең 20 төбәгеннән 500 катнашучы агротуризм өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр белән танышачак, эшчәнлекнең хокукый аспектлары, дәүләт ярдәме чаралары, маркетинг стратегияләре һәм алга этәрү инструментлары турында белемнәр алачак. Шулай ук 200 катнашучы республиканың уңышлы эшләүче агротуризм объектларында булачак: Биектау районында «Татар тәвә кошы» тәвә кошы фермасында һәм Лаеш районында «Биосфера Фиш» балык үрчетү комплексында.

«Агротуризм мәктәбе»ндә белем бирү барышында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалану, агротуристик объектларны маркетинг аша чыгару, вакыйгалы туризмны оештыру, сервисны яхшырту һәм уникаль сәүдә тәкъдиме булдыру, локаль туроператорлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проектына ярдәм итү өчен агротуризм объектларын туристлык маршрутларына кертү мәсьәләләре каралачак.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу дәүләт программасы кысаларында кече авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә авыл туризмын үстерү проектларын гамәлгә ашыруга «Агротуризм» грантлары рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International