“Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ФГИС): Татарстан аграрийларын системада эшләргә өйрәттеләр

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Узган атнада «Агроаналитика үзәге» ФДБУдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә,  “Ашлык” федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча укулар узды. Аграрийлар   өчен системада түбәндәге эшләү этапларын күрсәттеләр:

 ашлык партияләрен формалаштыру,

 ашлыкны идентификацияләү буенча аны йөртү документларын (СДИЗ) формалаштыру.

 Система Россия бизнесына - ашлык базарының үтә күренмәлелеге шартларында нәтиҗәле эшләргә, ә дәүләткә   илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә төбәкләрнең керткән өлешен күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.

“Ашлык”  федераль дәүләт мәгълүмат системасы түбәндәгеләр өчен  эшләнгән:

* ашлык  һәм аннан  эшләнгән продуктлар  партияләренең йөрешен  күзәтеп  торуны   тәэмин итү өчен;

 * эчке һәм тышкы базарларда ашлыкны һәм аннан  эшләнгән продуктларны җитештерүгә, ташуга, сатуга,   саклауга, эшкәртүгә, кабат  эшкәртүгә  һәм утильләштерүгә, шулай ук  интервенцион дәүләт фондына ашлык сатып алуга  бәйле мәгълүматны  җыю,   эшкәртү, саклау һәм анализлау   процессларын   автоматлаштыру өчен.  

Платформада актив эшләүче оешмаларга ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International