Әлки районында Бал спасы узды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

2022 елның 14 августында Әлки районының Сиктермә-Хузангай авылында беренче тапкыр «Бал спасы-2022» бал фестивале узды. Чарага Татарстанның Мөслим, Саба, Аксубай районнарыннан умартачылар җыелды. Фестивальдә шулай ук Марий-Эл һәм Удмуртия республикалары вәкилләре дә катнашты.  Чара барышында барлыгы 2 тоннадан артык бал продукциясе сатылган.

Фестиваль шушы авыл кешесе, ә хәзер АПКда иң уңышлы җитәкчеләрнең берсе Иван Казанков ярдәме белән оештырылды. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чара ел саен уздырыла  торган күркәм традициягә әйләнергә тиеш.

 Әлки районы умартачылары үзләренә карата Авыл хуҗалыгы идарәсе ягыннан ярдәм тоеп яшәүләрен билгеләп үттеләр. Яз көне районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылары белән җыелышлар үткәрелгән. Инде бүген үк бу очрашуларның нәтиҗәле булуын  бәяләргә мөмкин – районда умарталар һәлак булуның  бер   очрагы  да  булмаган.  Районда умарталыкларны актив паспортлаштыру бара, мондый чаралар  уздыру әлеге процессны да тизләтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International