Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Карелия Республикасының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министры Янина Свидская җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.
Очрашуны ачып, Ришат Хәбипов кунакларга Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мөмкинлекләрен презентацияләде һәм аеруча мөһим эш күрсәткечләре белән таныштырды, Татарстанда авыл хуҗалыгының өстенлекле тармакларның берсе булуын билгеләп үтте.
Кунакларны файдаланылмый ятучы җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча Татарстан тәҗрибәсе кызыксындырды. Ришат Хәбипов, республикада Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге белән берлектә планлы, нәтиҗәле эш алып барыла, дип билгеләп үтте.