Ростсельмаш «Кто с агротехникой дружит - об урожае не тужит» дигән балалар һәм яшүсмерләр өчен ачык сәнгать конкурсына йомгаклар ясады

2022 елның 12 августы, җомга

Иҗади бәйге 16 майда башланды. Конкурсның максаты - яшь талантларга ярдәм итү һәм Ростсельмаш техникасының кырда ничек   эшләве турында  сөйләү аша аларның бүгенге авыл хуҗалыгы белән һәм Россиянең машина төзелеше    белән кызыксынуын арттыру иде.

Конкурста 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәркем катнаша алды. Сәнгать әсәрләренә бәя бирү объектив булсын өчен нәтиҗәләр биш яшь категориясендә ясалды: 6-7, 8-10, 11-13, 14-15 һәм 16-17 яшьләр, аларның һәркайсында өч призлы урын: I, II һәм III дәрәҗә конкурс лауреатлары бирелде.

 Ростсельмаш белән бергә яшь коллегаларын Россия Сәнгать академиясе каршындагы Мәскәү үзәк сәнгать мәктәбе, Көньяк федераль университетының сынлы сәнгать теориясе һәм практикасы кафедрасы һәм В.И. Суриков ис. Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының менә дигән  экспертлары бәяләде.  

 “Бүген аграр сектор - илнең мөһим өлкәсе. Талантлы балалар һәм яшүсмерләр заманча һәм катлаулы авыл хуҗалыгы техникасын матур һәм эмоциональ сурәтләп кенә калмыйча, үз әсәрләре аша фермерларга, агрономнарга, җирдә эшләүче барлык белгечләргә   рәхмәт белдерә алдылар, - диде  В.И. Суриков ис. Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты ректоры,  Россия Сәнгать академиясе  Вице-президенты, Россиянең халык рәссамы һәм конкурсның жюри рәисе Анатолий Любавин, конкурста  күргән эшләр турындагы үз фикерләре  белән бүлешеп.   

Проектта илнең төрле почмакларыннан килгән талантлы балаларның  585 эше катнашты. Эксперт составы тарафыннан икенче этапка 120 эш сайлап алынды.

Ике этапта җыйган  тавышлар нәтиҗәсендә призерлар исемлегенә биш яшь категориясендә 15 рәсем һәм тагын 5 эш керде, алар,  Вконтакте компаниясе альбомында иң күп лайклар җыеп, «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә финалистлар булдылар. Конкурста җиңүчеләр арасында Татарстан Республикасыннан ике бала бар. Алар - Ришат Галимов һәм Диләрә Сультеева.

Финалга кергән 20 эш Ростсельмашның рәсми сайтында һәм ВКонтакте сайтында "РОСТСЕЛЬМАШ" ачык сәнгать конкурсы нәтиҗәләре альбомында  басылып чыкты.

Барлык призерларны дипломнар һәм сувенирлар көтә, ә Конкурсның I дәрәҗә биш Лауреатына шулай ук планшетлар тапшырыла. Бүләкләр инде әзер  һәм төрле адреслар буенча җибәрелде. Финалистларга шулай ук Ростсельмашның якындагы дилер мәйданчыгында булу мөмкинлеге дә тәкъдим ителәчәк, анда компания вәкилләре тантаналы рәвештә проект лауреатларын бүләкләячәкләр һәм истәлекле фотографияләр ясаячаклар, шулай ук яшь рәссамнарны дөньякүләм җитештерүченең бүгенге куәтле агромашиналары белән якынрак таныштырачаклар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International