Министрлыкта терлекчелек тармагының 7 айлык эшенә йомгаклар ясадылар

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда агымдагы елның 7 аенда терлекчелек тармагы  эшенә  йомгаклар ясалды. Төп спикер буларак, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады.

Фикер алышуның төп темалары: терлекләрне тоту шартлары, сыерларның  санының кимүгә таба  бару проблемасы, сөт җитештерү күләме, ясалма орлыкландыруны оештыру, шулай ук җитештерү күрсәткечләре.

«Агымдагы елның 7 аенда 875 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата 103%. Бер сыердан уртача савым 4 мең 133 кг дәрәҗәсендә, бу 2021 елга караганда 264 килограммга күбрәк», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Сөт җитештерү буенча план үтәлеше 100,2 %, артым - 1619 тонна. Сөт җитештерүне, узган айлардагы кебек үк, Саба, Аксубай, Балтач, Әтнә, Кукмара һәм Мамадыш районнары арттыра. Азнакай, Минзәлә, Зәй, Югары Ослан һәм Әлки районнары әлегә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыра алмый.

Бер сыердан уртача савым 4 мең 133 кг тәшкил итте, узган елга карата 104%. 

 Республикада бер  сыердан 10 килограммнан да кимрәк савым белән 25 хуҗалык бар. Әлеге районнарның терлекчелек буенча консультантларына терлекләрне тукландыру  рационнары буенча эшләргә һәм башкарылган эшләр турында кыска вакыт эчендә Министрлыкка  хәбәр итәргә кушылды.  

 “15 августка идентификацияләнгән мөгезле эре терлек саны 385 мең 313 баш тәшкил итә. Бу - республика буенча барлык терлекләрнең 60%ы. Ел ахырына кадәр 4 ай вакыт калды. Ел ахырына бу күрсәткеч 100%ка җитәргә тиеш”, - дип ассызыклады Ленар Гарипов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International