Министрлыкта Татарстан Республикасында агроклассларны үстерү концепциясен презентацияләделәр

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә «Татарстан Республикасында агрокласслар системасын үстерү» концепциясен презентацияләү  узды.

Агрокласслар  кысаларында 12-15 яшьлек һәм 16-18 яшьлек балаларны авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштыралар, аларда  проектлы  фикерләүне   үстерәләр, булачак һөнәрләрен сайларга һәм потенциаль эш урынын табарга ярдәм  итәләр. Бу масштаблы проект, ул берничә этапта яшьләр белән озак сроклы эшләүгә юнәлдерелгән: мәктәп укучылары — студентлар — белгечләр. Һәр этапта агрокласслар кысаларында профильле укулар оештырылачак. Укуларны уен механикалары, экспериментлар, конкурслар, предприятиеләрдә практикалар, тикшеренүләр, кейсларны сүтү  һәм җыю  форматында үткәрүне  планлаштыралар.

 “Республиканың агросәнәгать комплексына квалификацияле яшь, амбициоз һәм югары  омтылышлы, максатчан белгечләр кирәк.  Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында 30 яшькә кадәр булган яшьләр нибары 8% тәшкил итә. Без аларга ярдәм итәргә, аңлатырга, аларны  укытырга һәм эшкә урнашуда    ярдәм итәргә әзер. Балаларның  мөмкинлекләрен  ачу, кадрлар әзерләү өчен шундый  агрокласслар оештырылачак”, - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.

 Очрашу нәтиҗәсе буларак, республикада агрокласслар системасын эшләү буенча эшче төркем төзү булды. 2022 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасының һәр 43 районында мәктәпләр территориясендә агроклассларны үстерү буенча конкрет чараларны гамәлгә ашыру башланачак. Агроклассларны үстерүдә аграр юнәлештәге югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары, Татарстан Республикасының  агросәнәгать комплексы предприятиеләре, шулай ук агрокласслар буенча   академик тикшеренүләр алып баручы   оешмалар катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International