ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

5 апрельдә Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов,   авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХ җитәкчеләре катнашында "Гигант" ҖЧҖ хуҗалыгы территориясендә семинар-киңәшмә узды.


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасы Хөкүмәте Рәисе Андрей Тарасенко белән очрашты.

2022 елда Татарстан эшкуарлары «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында бизнесны сертификацияләү, бухгалтерия алып бару, маркетплейсларга чыгу, эшлекле күргәзмәләрдә катнашуга түләү буенча, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен хезмәт күрсәтүләрдән бушлай файдалана алалар.

2021 елда агрохолдинг кырларында орлык заводы җитештергән 28 мең тонна орлык чәчелгән, тагын 2 мең тонна орлык сатылган. Агымдагы елда холдинг заводта орлык җитештерүне һәм  җибәрүне бары тик үз ихтыяҗлары өчен генә планлаштыра. Заводтан барлыгы 31010 тонна орлык җибәреләчәк. Холдинг эчендә сату  өчен  9026 тонна арпа, 5663 тонна сабан бодае, 11785 тонна көзге бодай, 1031 тонна борчак, 92 тонна рапс, 300 тонна горчица, 41 тонна люцерна тотылачак.  Тагын 3071 тонна яңадан чәчү өчен иминият фондына кертеләчәк.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

9 апрельдә Казан дәүләт энергетика университетында көндезге очрашу форматында Ачык ишекләр көне узачак.


1
апрель, 2022 ел
җомга

 «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге»  ФДБУ Татарстан  Республикасы филиалының район бүлекләре белгечләре язгы авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларының чәчүгә яраклылык  сыйфатын тикшерү буенча актив эш башкардылар.  Мәсәлән, агымдагы елның 30 мартына республикада саклауга салынган 380,9 мең тонна язгы бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыгының 319,2 мең тоннасы тикшерелгән.


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«АПКда цифрлы трансформация» дигән  квалификация күтәрү курсы буенча беренче агымда катнашучылар укуларын төгәлләделәр. Һәр хуҗалык предприятиене цифрлы трансформацияләү  буенча үз планын эшләде һәм яклады.        

Татарстанның барлык районнарыннан соя үстерүчеләр  2022 елның 8 апрелендә Татарстан  Авыл  хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты  (ТатНИИСХ) базасында соя үстерү буенча семинарга җыелалар, ул Идел буе федераль округының Соя Берлеге белән партнерлыкта оештырыла.


30
март, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Комиссиясе илкүләм проектлар турында  мәгълүмат бирү   һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырыш уздырды, аның барышында  «Илкүләмпроектлар: Татарстан-2021» республика фотоконкурсына йомгаклар  ясалды.  Лауреатларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Агросәнәгать комплексының система барлыкка китерүче предприятиеләре операцион эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен еллык 10% ставка буенча 5 млрд. сумга кадәр кредит ала алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International