Агрокөч 52 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчүгә керешә

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Узган сезонда Агрокөч 46 722 га көзге бодай һәм 1633 га көзге арыш чәчкән иде.  Агымдагы елда холдинг ике культураның да чәчү мәйданын арттыра. Көзге бодайны – 48 104 га, көзге арышны 3982 га мәйданда чәчү планлаштырыла.

Холдинг белгечләре барлык кирәкле әзерлек эшләрен башкардылар. Чәчү өчен туфрак эшкәртелгән, техника әзерләнгән. Агрофирмаларда орлык материалы җитәрлек күләмдә. 15 августта көзге арыш чәчү башлана, 20 августта көзге бодайны чәчү башлана.

Агымдагы елда Агрокөч чәчү эшләренә барлыгы 4,2 млрд. сум юнәлтте, бу узган ел белән чагыштырганда 500 млн. сумга күбрәк. Быел холдинг ихтыяҗлары өчен генә эшли торган Орлык заводыннан 31010 тонна орлык   җибәрү күздә тотыла. Холдинг эчендә сату  өчен 9026 тонна арпа, 5663 тонна сабан бодае, 11785 тонна көзге бодай, 1031 тонна борчак, 92 тонна рапс, 300 тонна горчица, 41 тонна люцерна тотыла. Тагын 3071 тонна яңадан чәчү өчен иминият фондына кертелде.   

 Орлык заводыннан орлыкларның һәр партиясе Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге тарафыннан сертификацияләнә, аннары, чәчү материалы  буларак, турыдан-туры Агрокөч агрофирмалары кырларына  җибәрелә.  Шулай итеп, предприятие  арадашчылардан башка гына  «завод – кыр» форматын яба, шуның  белән  логистика чыгымнарын киметә һәм орлыкларның югары сыйфатын  саклап кала.

 Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта Агрокөч   123 мең га мәйданда бөртекле культуралар   җыя. Эш график буенча  бара, эшне сентябрь башында  төгәлләү планлаштырыла. Урып-җыюда 250 берәмлектән артык автотранспорт һәм 177 ашлык җыю комбайны эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International