Марат Җәббаров Чүпрәле муниципаль районында эш сәфәре белән булды

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Эш сәфәре барышында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрын район башлыгы Марат Гафаров каршы алды һәм аны озата йөрде. Марат Җәббаров «Чынлы» хуҗалыгы комбайнчылары белән очрашты һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчы Рафыйк Шәйдуллинга акчалата премия тапшырды. Министр, районның иң яхшы хуҗалыгы буларак,  биредәге эшләрнең торышына уңай бәя бирде. Шунда ук ул игенчеләр, хуҗалыклар җитәкчеләре, авыл җирлекләре, КФХлар башлыклары һәм инвесторлар белән очрашып  сөйләште.

Район башлыгы Марат Гафаров урып-җыю эшләренең, көзге культуралар чәчүнең барышы һәм терлекчелектәге  эшләренең  торышы  турында сөйләде. Урак эшләрен  30 мең га мәйданда башкарасы, эшләр 35% мәйданда тәмамланган. Басуларда хәзер 62 комбайн эшли, гектардан уртача 40 центнердан артык уңыш  җыялар.

Марат Җәббаров биредә җыелучыларга республикада кыр эшләренең барышы, ашлык бәяләре турында мәгълүмат бирде. Ул, районның мөмкинлекләре зур, дип ассызыклап  үтте.  Рейтинг буенча Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы тармагында үз позицияләрен ныгытты һәм, гомумән,  республика буенча 19 нчы урынны  били  (узган ел – 23 нче  урында иде).

   - Рейтинг уртача хезмәт хакын, программаларда катнашуны, авыл хуҗалыгының барлык тармакларындагы күрсәткечләрне исәпкә алып төзелә, - дип ассызыклады министр. Ул хәтта җирнең кечкенә генә кисәген дә чәчмичә    калдырмаска киңәш итте. - Җир файдага  эшләргә тиеш.

 Очрашу барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре министрга дәүләт ярдәме һәм субсидияләр алу буенча кызыксындырган  сорауларын бирделәр. Марат Җәббаров Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы тармагы белән танышуны «Рассвет-Агро» агрофирмасында дәвам итте, «Исток» май-сыр җитештерү цехында булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International