Татарстан Республикасы эшче яшьләренең ел саен үткәрелә торган “Наше время – Безнең заман” ачык республика телевизион фестивале

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эшче яшьләренең ел саен үткәрелә торган “Наше время – Безнең заман” Х нчы ачык республика телевизион иҗат фестивале башланды.

Татарстанда әлеге Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты                          Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле үткәрелә. Фестиваль социаль әһәмиятле дәүләт проекты һәм коммерциячел максатларга  ия  түгел.   Фестиваль ЮНЕСКО яклавында үткәрелә.

Фестивальнең максаты - яңа буын кадрлар булдыру, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу.

Фестивальнең зона турлары 2022 елның сентябрь – октябрендә   узачак һәм Әлмәт, Түбән Кама, Казан һәм Зеленодольск  шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын үз эченә алачак, суперфинал һәм гала-концерт 2022 елның ноябрендә Казан шәһәрендә узачак.

Фестиваль турында нигезләмә һәм барлык кирәкле мәгълүмат Фестиваль сайтында урнаштырылган - www.bzzm.ru.

Фестивальдә катнашу өчен 2022 елның 15 сентябренә кадәр гариза бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International