Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә Белем көне узды

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген барлык уку йортларындагы кебек үк, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә дә тантаналы линейка узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, элек шул ук академия студенты булган Ленар Гарипов,  Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, «Россельхозбанк» АҖнең Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина катнашты. Алар студентларны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котладылар.

Тантаналы линейканы югары уку йорты ректоры Рөстәм Равилов ачты, ул яңа уку елына, студентларга, беренче  чиратта, беренче  курска керүчеләргә  һәм, әлбәттә инде, өлкән курста  укучыларга кызыклы  һәм мавыктыргыч тормыш  этабына старт бирде.   

 «Төп максат – республиканың ветеринария тармагын  квалификацияле белгечләре белән тәэмин итү, ветеринария иминлеген тәэмин итү буенча актуаль программаларны тормышка ашыруда ярдәм итү. Сезнең учреждениенең күркәм традицияләре – даими яңартылып  тора торган  матди-техник база, тәҗрибәле укытучылар коллективы, белем бирү дәрәҗәсен сыйфатлы күтәрү, кече  курс  һәм чыгарылыш   студентлары  - булачак менә дигән ветеринария табиблары һәм зооинженерлар  - моңа  гарант  булып торалар», - дип ассызыклады Ленар Гарипов.

 "Үзенең гасыр ярым диярлек тарихында Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе берничә буын танылган галимнәр һәм  мәртәбәле шәхесләр  тәрбияләде, аграр тармак өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертте. Академиянең хөрмәтле студентлары! Сезгә бар нәрсәдә уңышлар  һәм хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Һәм югары  уку йорты  җитәкчелегенә, профессор-укытучылар составына, барлык  хезмәткәрләргә сезнең авыр, әмма бик кирәкле  хезмәтегез өчен  рәхмәт  белдерәм!» - дип котлады тантаналы линейкада катнашучыларны Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина.

 Ул һөнәр берлеге эшчәнлегендә актив катнашкан өчен академия укытучыларына һәм студентларына мактаулы бүләкләр тапшырды. Аерым алганда, укуда  югары уңышларга  ирешкән, уку йортының һөнәр берлеге оешмасы эшендә актив катнашканы өчен  һөнәр берлеге әгъзасы, Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биотехнология һәм стандартлаштыру факультетының 3 курс студенты Алинә Шаповалова РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең шәхси  стипендиясе белән бүләкләнде.

Фәридә Гарифуллина һөнәр берлеге әгъзаларын: доцент, югары  уку йортының укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры Данил Мингалиевны, ветеринария медицинасы факультеты деканы, академиянең микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы доценты Фәрит Нургалиевны һәм биотехнология һәм стандартлаштыру факультеты деканы, терлекчелек һәм зоогигиена технологиясе кафедрасы мөдире Рамил Фәйзрахмановны намуслы хезмәтләре һәм һөнәр берлеге оешмасында актив эшләүләре өчен Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең  Мактау грамотасы һәм Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасының  һөнәр берлеге премиясе белән бүләкләде.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International