ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

Республикада  чәчү  кампаниясе  кызганнан-кыза  бара.  Республиканың  39 районы язгы  чәчү эшләренә кереште. 


29
апрель, 2022 ел
җомга

Бүген Алабуга районында сервис зоналы «Беларус»-Экспо үзәген ачу тантанасы булды. Чарада «МТЗ» ААҖ генераль директоры Виталий Вовк, Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге илчелеге бүлекчәсе  җитәкчесе Виктор Щетько, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.

Татарстанда чәчү кампаниясе кызганнан-кыза бара һәм бүгенге көнгә 35 район  инде чәчүгә керешкән. Быел 1852,7 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла. Бүгенгә чәчүлекләргә 557,9 мең га мәйданда ашлама кертелгән, ә 983,3 мең га тырмаланган, аграрийлар алдында торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен оешкан төстә  һәм сыйфатлы  башкарып чыгу.

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә нинди перспектив чаралар каралган? Һәм бүгенге көндә предприятиеләрдә һәм оешмаларда имин хезмәт шартларын тәэмин итү эшчәнлеге нинди хәлдә? Казан Хезмәт сараенда узган «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар шушы һәм башка темалар буенча фикер алыштылар. Очрашу Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган иде. Залда  утыручылар  арасында   төрле структураларның җитәкчеләре һәм белгечләре генә түгел, ә Татарстанның ерак җирләреннән килүчеләр дә бар  иде. Чара бер үк вакытта онлайн да, офлайн форматта узды.


28
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

28 апрельдә Бөтендөнья хезмәтне саклау көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасында ел саен хезмәтне саклау, җитештерүдә бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны булдырмау, шулай ук эшчәнлекнең барлык өлкәләренә хезмәт культурасын кертү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен хезмәтне саклау айлыгы үткәрелә.

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин эш сәфәре белән Кайбыч һәм Кама Тамагы муниципаль районнарында булдылар. 


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Теләче муниципаль районында булды. Аның  белән бергә министр урынбасары Ленар Гарипов та  йөрде.

Бу атнада Министрлыкта иммунизация турында лекция укыдылар. Чара 2022 елгы Бердәм иммунизация атнасы кысаларында узды.


26
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Бүген «Корстон»да «Яңа икътисадый чынбарлык  шартларында теплица предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү» темасына киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасының Агросәнәгать комплексын үстерү комитеты рәисе Петр Чекмарев, «Россия теплицалары» ассоциациясе президенты - Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Конкуренцияне яклау комитеты рәисе урынбасары Алексей Ситников, Татарстан Республикасы «Майский»  ТК» ҖЧҖ генераль директоры, Ассоциациянең  вице- президенты Илшат Ганиев катнашты.


25
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 19 мартыннан 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Казан шәһәренең 15 мәйданчыгында һәм республиканың эре шәһәрләренең 6 мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International