Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә муниципаль районнар белән киңәшмә узды. Чарада шулай ук министр урынбасарлары, район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
Беренче булып министр урынбасары Дмитрий Яшин чыгыш ясады. Аның чыгышының төп темалары - урып-җыю эшләренең барышы, көзге чәчү темплары, әче туфракны известьлау, шулай ук «Ашлык» федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИСта) теркәлү.
“Бүгенге көндә республика аграрийлары 3,82 млн.тонна бөртекле ашлык суктырган, игеннәр 968 мең га мәйданда җыелган, бу 68% тәшкил итә”, - дип хәбәр итте Дмитрий Яшин. Шулай ук ул һаваның коры торуы туфракның чәчүлек катламында дым запасларын киметүгә китерде, дип билгеләп үтте. Татарстан Республикасы Гидрометеорология идарәсе кайбер районнарда атмосфера корылыгы булу куркынычын теркәгән, ә туфракта дым запасы буенча хәлләр әле алай ук куркыныч түгел. Министр урынбасары көзге чәчүне оптималь срокларда, ягъни 5 сентябрьгә кадәр тәмамларга өндәде.
2022 елның 7 аенда терлекчелек тармагындагы эш нәтиҗәләре турында министр урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.
«Агымдагы елның 7 аенда 875 мең тонна сөт җитештерелгән, узган елга карата 103%. Бер сыердан уртача савым 4 мең 133 кг дәрәҗәсендә, бу 2021 елга караганда 264 кг күбрәк. Барлык районнарда диярлек эссе һава торышы саклана, ул сыерларда җылылык стрессы барлыкка китерергә мөмкин. Җылылык стрессын профилактикалауның гамәлдәге алымнарының берсе - хайваннарны эчерүне дөрес оештыру. Шуңа күрә терлекләрне өзлексез су белән тәэмин ителешен контрольдә тотуны көчәйтергә киңәш итәбез. Терлекләргә, бигрәк тә савылганнан соң, чиста һәм салкынча су эчү мөмкинлеген тәэмин итәргә кирәк», - дип билгеләде Ленар Гарипов.
Министр урынбасары Рафаэль Фәттахов ашлык җыю комбайннарының йөкләнеше турында сөйләде. Быел комбайннарга йөкләнеш зур. Республика буенча бер комбайнга уртача йөкләнеш 492 га, норматив буенча 350 га булырга тиеш, аерым хуҗалыкларда йөкләнеш 1000 гектарга кадәр җитә, хәтта аннан да артып китә. Мондый вәзгыятьтә мехотрядларны җәлеп итәргә кирәк.
“Узган уңышсыз елда хуҗалыклар читтән 250гә якын комбайн җәлеп иттеләр, ә быел, уңышның шактый югары булуына карамастан, барлыгы 130 комбайн гына җәлеп ителгән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урып-җыюны 10 көнгә соңарып тәмамлаганда, 1 гектардан 4 центнерга кадәр ашлык югала. Шуңа күрә читтән җәлеп ителгән комбайннар белән уракны вакытында тәмамлау аны соңрак тәмамлаганга караганда күпкә отышлырак”, - диде министр урынбасары.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары турында Ришат Хәбипов сөйләде.
“Ярдәмнең 4 яңа юнәлеше ачыла, шул исәптән яңа эш башлаучы кооперативларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга кош-корт сатып алуга ярдәм итү программалары яңадан торгызыла, шулай ук эре мөгезле терлекләр һәм сарыклар тотуга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга саву аппаратлары сатып алуга ярдәм программасы эшли башлый”, - дип сөйләде ул.
Чыгышының азагында министр урынбасары пай җирләре өчен аренда түләве мәсьәләсенә тукталды. “Ул җир салымын түләү өчен дә, шәхси хуҗалыкларда терлекләрне азык белән тәэмин итү өчен дә җитәрлек булырга тиеш. Быел ашлык проблемасы юк, аренда түләвен төзелгән шартнамәләр нигезендә бирүне оештыруыгызны сорыйбыз. Тәкъдим ителгән күләм – гектарга 800 сумнан да ким түгел”, - дип, сүзен йомгаклады Ришат Хәбипов.