Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Республика Көне белән котлавы

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем республикабызның авыл  хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һәм барлык Татарстан халкын күпмилләтле халкыбызны берләштерүче мөһим дәүләт бәйрәме - Татарстан Республикасы Көне белән котлыйм!

 Бу истәлекле көн  күпмилләтле Россиянең һәм туган республикабызның традицияләренә хөрмәт белән караучы   барлык татарстанлыларны бергә берләштерә.

 Республика территориясендә эре инвестиция проектлары, социаль программалар гамәлгә ашырыла, социаль инфраструктура объектлары төзелә. Без республикабыз, аның күпгасырлык тарихы, казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның якты киләчәгенә ышанабыз.

 Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек, республика иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәт итүегезне телим!

 ТР Премьер  министры  урынбасары –

ТР  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры                М.А. Җәббаров

 

 

Заместитель Премьер-министра РТ –

министр сельского хозяйства

и продовольствия РТ                                                                  М.А. Зяббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International