Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Ветеринария хезмәткәре көне белән котлавы

2022 елның 31 августы, чәршәмбе

Хөрмәтле ветеринария табиблары, фельдшерлар, тармак ветераннары!

       Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Россия Федерациясе ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!

        Ветеринария - агросәнәгать комплексының уңышлы үсешен тәэмин итүче  мөһим тармак. Сез көн саен хайваннар һәм кешеләр сәламәтлеге сагында торасыз. Ветеринария табиблары һәм күзәтчелек хезмәтләре терлекчелекне уңышлы үстерү өчен республикада тотрыклы эпизоотик хәлне саклауга зур өлеш кертәләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең сыйфатлы продукция җитештерүләрен арттыруга ярдәм итәләр.

    Күпкырлы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз һәм үзегезнең вазыйфагызга    җаваплы каравыгыз өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек, эшегездә уңышлар   телим.

  ТР Премьер-министры урынбасары  –

 ТР   авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек министры                     М.А. Җәббаров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International