Сугарулы игенчелек – азык-төлекне тотрыклы һәм җитәрлек кадәр җитештерү нигезе

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

24-26 августта Волгоградта Бөтенроссия фәнни-тикшеренү сугарулы игенчелек институтының 55 еллыгына багышланган «Сугарулы игенчелек – азык-төлекне тотрыклы һәм җитәрлек кадәр җитештерү нигезе» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Конференцияне уздыру максатлары - мелиорациядә һәм сугарулы  җирләрдән файдалануда яңа фәнни эшләнмәләр тәкъдим итү һәм алар буенча фикер алышу; икътисадның реаль секторындагы оешмалар эшчәнлегенә фәнни эшләнмәле  продукцияне трансферлауга ярдәм итү.

 Мөһим чараның төп вакыйгасы буларак пленар утырыш узды, анда сугарулы игенчелекне үстерү проблемалары турында җентекләп сөйләделәр, авыл хуҗалыгы культураларын игүнең инновацион табигатьне саклау технологияләрен үзләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм Россия Федерациясенең төрле табигый зоналарында сугарулы җирләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең тотрыклылыгын һәм икътисадый нәтиҗәлелеген арттыруга һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән селекция казанышларын гамәлгә кертү   мәсьәләләре  каралды.

 Татарстан Республикасы делегациясен авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин җитәкләде. Ул «Татарстан Республикасында мелиорацияне комплекслы үстерү, климатның глобаль үзгәрүе шартларында төбәк агросәнәгать    комплексы өчен мелиорациянең күп функцияле роле һәм әһәмияте» темасына нотвык белән чыгыш ясады. Татмелиоводхоз җитәкчесе фәнни конференциядә катнашучыларны Татарстанда мелиорацияне үстерү, әче туфракны известьлау, шулай ук мелиорация фәнен үстерү буенча алып барыла торган эш белән таныштырды. Билеләп үтелгәнчә, әлеге эш нәтиҗәсендә республикада ел саен 5-6 мең га мәйданда яңа сугарулы җирләр торгызыла һәм гамәлгә кертелә, 70-80 мең га мәйданда известьлау үткәрелә.

 Гидромелиорация мәсьәләләре, шулай ук сугарулы игенчелекнең инновацион үсешен фәнни тәэмин итү  эшенең өстенлекле юнәлешләре аерым кузгатылды. Татарстанның Мелиорация  хуҗалыгы   җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасында сугаруны үстерүгә аерым игътибар бирелә,  «Татмелиоводхоз» ФДБУның һәм «Татмелиорация» траст компаниясе ААҖнең барлык мелиоратив бүлекчәләре сакланып калган һәм уңышлы эшләп килә, заманча, югары  нәтиҗәле, киң колачлы «Казанка»  су  сиптерү машинасы җитештерелә.  Сугарылулы җирләрне планлы рәвештә торгызу һәм аларның  мәйданнарын  арттыру республика халкының бәрәңгегә, яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясенә ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, терлекчелек өчен нык һәм тотрыклы азык базасы булдырды.

Конференция йомгаклары буенча  Бөтенроссия фәнни-тикшеренү сугарулы игенчелек институты (ВНИИОЗ) җитәкчелеге һәм «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ арасында сугарулы игенчелекне үстерү һәм алдынгы тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча алга таба үзара файдалы хезмәттәшлек турында  башлангыч килешүләргә ирешелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International