25 августта Тәтеш муниципаль районында машина белән сыер саву операторларының 49 нчы республика конкурсы булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Конкурска 43 муниципаль районнан конкурсның район этапларында җиңүчеләр килгән иде.
«Бүген бирегә район конкурсларының абсолют чемпионнары, иң яхшыларның яхшылары, хатын-кызлар арасыннан, шулай ук ир-атлар арасыннан иң хөрмәтле сыер савучылар җыелды. Алар үзләренең авыр хезмәте белән республика халкын тотрыклы рәвештә иң мөһим көндәлек азык-төлек продуктлары белән тәэмин итәләр. Терлекчелектәге барлык хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республикада продукция җитештерү тотрыклы рәвештә үсә. Агымдагы елның 7 аенда сөт җитештерү 3%ка артты, ә сыерларның продуктивлыгы 7% ка артты», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров ачылыш тантанасында.
Конкурста машина белән сыер савучы 44 оператор һәм терлекчелек буенча 43 консультант үз осталыкларын күрсәтте. Конкурста катнашучыларга өч этап узарга кирәк иде: теоретик сорауларга җавап бирергә, сыер саву аппаратын сүтеп-җыюда үз күнекмәләрен күрсәтергә, сыер саву осталыкларын күрсәтергә.
Машина белән сыер саву буенча Татарстан Республикасының абсолют чемпионы Биектау муниципаль районының «Серп и Молот» ҖЧҖеннән Елена Семенова булды.
Вакуумүткәргечтә машина белән саву буенча Балтач муниципаль районының «Дуслык» ҖЧҖеннән Анна Федотовага тиңнәр булмады.
Терлекчелек буенча иң яхшы консультант дип Азнакай муниципаль районыннан Рәсим Бәдретдинов танылды.
Шулай ук иң зур хезмәт стажына ия булган машина белән сыер саву осталары, конкурста иң яшь катнашучылар, күп балалы әниләр, иң озын толымлы һәм иң нечкә билле кызлар номинацияләре буенча да бүләкләнделәр.
Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.