Казан ипподромында Республика Көненә багышланган ат-спорт бәйрәме узды

2022 елның 30 августы, сишәмбе

Бүген «Казан» халыкара ат спорты комплексында Шәһәр һәм Республика Көненә багышланган ат чабышлары узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

 Ипподром каршындагы мәйданда бәйрәмгә килүчеләр атларда йөри алдылар, шулай ук республиканың район  кулланучылар җәмгыятьләре   ризыкларын  татып   карый алдылар.

Бәйрәм программасында барлыгы 6 әйләнеш  һәм 10   чабыш булды. 

«Аргамак» призына  чабышларда татар токымы  атларында  «Ак Морза» айгырында Регина Зарипова иң җитезе булды.

Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 1800 метрлы дистанциядә ат чабышларында җирән Билли Грим  айгырында  мастер-җайдак Хәмзәт Улубаевка тиңнәр булмады. 

 «Достояние Республики» призына ярышта халыкара класслы мастер-җайдак Эдуард Большаков   Байрам Ен айгырында җиңү яулады. 

 

Иң кызыклысы Татарстан  Республикасы  Президенты призына чабышлар  булгандыр.  Аларда 3 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк чиста токымлы менге атлар катнашты. Бу ярышларның приз фонды - 3 млн сум. 2400 метрлы дистанциядә 3 нче категорияле җайдак Тимур Гафаров Акбүзат Стар айгырында җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International