Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе коллегиясенең «2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсенең эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары турында» йомгаклау утырышы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе башлыгы Альберт Борһанов катнашты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе башлыгы Альберт Борһанов эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча йомгаклар ясады һәм 2023 елга өстенлекле бурычлар билгеләде.
«Узган ел Идарә алдына бик күп бурычлар куелган иде, аларны ничек гамәлгә ашыру турында без ел башында уйлый да алмадык. Барлык кыенлыкларга да карамастан, ел яхшы нәтиҗәләр белән тәмамланды, дип саныйм. Яңа норматив хокукый актлар кабул ителде, күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру буенча яңа алымнар кертелде. Ведомство Татарстан Республикасының башкарма хакимият органы булып тора, аның төп бурычлары үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың, аттракционнарның техник торышына һәм эксплуатацияләнүенә күзәтчелек итүдән, шулай ук, урам транспортыннан тыш, башка транспортны техник эксплуатацияләү кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тотудан гыйбарәт», – дип җиткерде Альберт Борһанов.
2022 елгы хисап елында 63 943 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылмалар техник тикшерү узган һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклык бирелгән, бу барлык теркәлгән машиналар саныннан 66% тәшкил итә. Агросәнәгать комплексында техник тикшерү 81% тәшкил итте (2021 елда 78% иде).
Идарәдә 2020-2024 елларга цифрлы трансформация программасы эшләнгән. Цифрлы трансформацияне гамәлгә ашыру дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын, һәркемнең файдалана алу мөмкинлеген һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.
“Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары файдалануында 18,5 меңгә якын үзйөрешле авыл хуҗалыгы машинасы бар. Паркның якынча 62%ы амортизация срокларыннан узып кулланыла, күпчелек техника 8-10 ел инде кулланышта. Техниканың кыр эшләренә әзерлеген комиссия кабул иткән вакытта дәүләт техник күзәтүен узган техника очрый”, - дип билгеләп үтте ул.
2022 елда республикада 10 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның 8е – техникадан файдаланганда. Узган ел 12 янгын очрагы теркәлгән, техниканы югалтудан килгән зыян 31 млн.сум тәшкил иткән.
Соңгы елларда авыл хуҗалыгы оешмалары техника паркын яңарталар. Ел саен 1 мең берәмлектән артык үзйөрешле техника һәм 2 меңнән артык тагылма машина сатып алына.
Утырыш ахырында Марат Җәббаров һәм Альберт Борһанов Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге Идарәсе хезмәткәрләренә тырыш хезмәт нәтиҗәләре өчен лаеклы бүләкләр тапшырдылар һәм 2022 елгы эш нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләр өчен дипломнар белән бүләкләделәр.