Агрокөч 2022 ел йомгаклары буенча Россиядә топ-10 бройлер ите җитештерүчеләр арасына кергән

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Илкүләм кошчылар берлеге узган ел йомгаклары Россия буенча бройлер ите җитештерүчеләрнең рейтингын төзегән. Аңа тере үлчәмдә 5 млн тоннадан артык ит җитештергән эре компанияләр кергән. Агрокөч структурасына керүче “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ тере үлчәмдә 127 мең тонна ит күрсәткече белән 10 урынны алды.
“Чаллы-Бройлер” - Идел буенда лидер  инновацион кошчылык  комплексы. Предприятие составына 11 мәйданчык кергән, аларда  елга  51 миллионнан артык кош-корт  үстерелә, ул  уникаль нәсел репродукторы, Идел буенда  анаың иң зур ике инкубаторы елга  үзе  аша 67 миллион йомырка уздыра,  тавык итен эшкәртү заводы һәм казылык эшләнмәләре җитештерү цехы бар. “Чаллы-Бройлер” тулы цикллы җитештерүне гамәлгә ашыра: инкубация йомыркаларын  алудан һәм яшь чебиләр чыгарудан башлап   әзер  продукцияне кулланучыга  сатуга  кадәр. 
 Агымдагы елда 20 еллык юбилеен билгеләп үтүче “Чаллы-Бройлер” кош-корт комплексы кош ите җитештерү буенча федераль лидерлар рәтенә керә — Татарстан базарының 65%ын җитештерә. Моннан тыш, предприятие 2005 елда Россиядә тавык ите җитештерүчеләрдән беренче  булып  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән “Чаллы-Бройлер” продуктлары шәригать нормаларына туры килә һәм мөселманнарга кулланырга рөхсәт ителә дигән рәсми раслама  алды.  
 2020 елда Европада бройлер итен иң эре җитештерүчеләрнең берсе буларак WATTPoultry International басмасы рейтингына керде. Ел саен “Чаллы-Бройлер”  тере үлчәмдә 120 мең тоннадан артык ит җитештерә һәм 95 000 тоннадан артык әзер продукция сата.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International