Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты «Обнимама» бренды белән 300 миллион төргәк продукция чыгарды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Быел Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинатының «Обнимама» балалар ризыгы брендына 5 ел тулды. Бу вакыт эчендә балалар өчен этикеткада Обнимама һәм Обнимашка  филләре белән 300 миллион төргәк  продукция җитештерелде. Бу линейканың иң популяр продуктлары - A, С һәм D  витаминнары белән баетылган җиләк-җимешле эремчекләр, 2022 елда алар 26 миллион төргәктән  артык    сатылган. 


2018 елда ребрендинг булды һәм элеккге «Для малышей»  бренды урынын   Обнимама алды.  Шулай ук «Грудничок»  стерильләштерелгән  адаптацияле   сөт катнашмасының исеме үзгәртелде.  Хәзер ультрапастеризацияләнгән адаптацияле сөт  катнашмаларының  яңа  туган  сабыйлар өчен беренче  көннән үк кулланыла  торганы «Адамилк-1» дип атала һәм 8 айдан кулланыла  торганы  «Адамилк-2» дип атала.


 Бүгенге көндә продукция Татарстанның, Башкирия, Чувашия һәм Мари Эл республикаларының, Оренбург, Түбән Новгород, Мәскәү, Самара, Тольятти, Ульяновск шәһәрләренең 4700дән артык сәүдә ноктасында сатыла. 


“Зеленодольск сөт  эшкәртү комбинаты” АҖ Татарстанда бердәнбер яңа  туган  сабыйлар өчен беренче көннән үк кулланыла торган сертификацияләнгән сөт ризыклары җитештерүче булып тора. «Обнимама» продукциясе өчен чимал бары тик балалар ризыклары өчен сөт җитештерүгә махсус сертификатлары булган фермалардан гына китерелә. 2010 елдан предприятие «Бәләкәч» программасы буенча бөтен Татарстан буенча сөт кухняларын бушлай «Обнимама» продукциясе белән тәэмин итә. Алар барлыгы  - 63.


Узган ел Яндекс.Музыка сервисы «Обними меня» балалар китабының аудио-версиясен чыгарды, аны комбинат 2021 елда «Альпина Паблишер» федераль нәшрияты белән берлектә бастырып  чыгарды. Әкиятнең аудио форматын ЛитРес сайтында табарга мөмкин, ә китапны илнең китап кибетләрендә һәм Ozon һәм  Wildberries челтәрләрендә сатып алырга була. 2023 елда фил баласы Обнимашка һәм аның дусларының яңа маҗаралары турында күңелгә хуш  килгән  тарихның дәвамын  чыгару планлаштырыла.


«Обнимама» бренды Казанның кечкенә балалы яшь гаиләләренә сөт продуктлары буенча гына түгел, ә   2022 елның җәендә Кремль яр буенда комбинат  урнаштырган таганннар   буенча да яхшы таныш. Обнимама һәм Обнимашка филләре Яр буеның балалар зонасында урнаштырылган  һәм ел әйләнәсендә башкала халкын  һәм кунакларын  сөендерә.  


 Исегезгә төшерәбез, «Обнимама» бренды астында балалар өчен Адамилк-1 һәм Адамилк-2 сөт катнашмалары, витаминнар белән баетылган сөт һәм кефир, җиләк-җимеш  катнашмасы  белән эремчекләр җитештерелә, шулай ук балалар өчен су чыгарыла. 6 айдан сабыйлар өчен кулланыла  торган эремчек аны ультрафильтрлау технологиясе ярдәмендә җитештерелә, бу продуктта иң кыйммәтле оеткы аксымнарын  максималь дәрәҗәдә  саклап калырга  мөмкинлек бирә.
 
 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International