Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мини-фермалар төзүгә чыгымнар өлешен каплауга заявкалар сайлап алуны игълан итә

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы гражданнардан сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, товар һәм нәселле таналар һәм яшь сыерлар   сатып алуга тоткан чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр алу  өчен заявкалар кабул итү турында игълан итә.
           Заявкалар һәм документлар 2023 елның 27 февраленнән 13 мартына  кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет.
            Заявкаларны  сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап  алуда  катнашу өчен документлар тутыру  формалары   Министрлыкның рәсми сайтында  урнаштырылган:   https://agro.tatarstan.ru/otbor-1-lph-priobretenie-neteley-i-pervotelok-s.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International