ЯҢАЛЫКЛАР


2
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген «Казан» халыкара  ат спорты  комплексы  базасында пониларда «Татарстан Республикасы Ат спорты федерациясенең Балалар кубогы» старт алды. Спорт чарасында Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан  Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец, Ат спорты буенча республика балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айгөл Насыйбуллина, Россия Ат спорты ассоциациясе президенты һәм Мәскәүнең «Измайлово» ат спорты клубы җитәкчесе Екатерина Бакеева катнашты.
 


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Зеленодольск  сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольскиның «Гнездышко» социаль приютында, Казанның 101нче балалар бакчасында, «Симург» инклюзив үзәгендә, Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне  Балаларны яклау көне белән котлады. Комбинат балалар өчен бәйрәмнәр оештырды  һәм һәр балага сөт продукциясе җыелмасы бүләк итте.
 

Агрокөч структурасына керүче «Кама» агрофирмасының орлык заводы —   Идел буенда төрле сортлы авыл хуҗалыгы культураларының оригиналь һәм элиталы орлыкларын җитештерүче  иң эре орлык заводы. Агымдагы елда орлык цехында орлыкларны калибровкалау һәм сортларга  аеру буенча өченче линияне монтажлаганнар, хәзер монтажланган җайланмаларны, программа тәэмин ителешен һәм идарә итүне  җайга  салу  эшләре бара. Модернизацияләүгә холдинг 30 млн сум акча керткән. 
 


31
май, 2023 ел
чәршәмбе

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (алга таба – Министрлык) 2023 елның 1 июненнән  2023  елның  14 июненә кадәр  сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзүгә чыгымнар  өлешен каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан кергән   гаризаларны  сайлап алу турында   игълан итә.
 

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы (алга таба – Министрлык) товар һәм нәселле тана бозаулар  һәм бер мәртәбә бозаулаган сыерлар сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан 2023 елның  1 июненнән 2023  елның 14 июненә кадәр гаризалар кабул итү турында  игълан итә.
 

Бүген Балык Бистәсе районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча йомгаклау семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан  Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасының   Җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты.
 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «FIBOSA» Испания компаниясе вәкилләре белән очрашты. Җитәкчеләр республика территориясендә сөт продукциясенең яңа проектларын һәм җитештерүләрен кертү турында фикер алыштылар. 


30
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Казан суггару  техникасы заводы базасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә мелиорация мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә узды. Анда министр урынбасары Дмитрий Яшин, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин, «Идел буе мелиорация су хуҗалыгы»   идарәсе» («Татмелиоводхоз») ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин, авыл хуҗалыгы оешмалары  һәм КФХ җитәкчеләре, муниципаль районнардагы  авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәләре башлыклары, мелиорация   оешмалары җитәкчеләре катнашты.  
 


29
май, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Югары Ослан районында булдылар, анда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды. Чарада министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Дәүләт Советының профильле комитеты рәисе Азат Хамаев, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
 


26
май, 2023 ел
җомга

Бүген Министрлыкта агросәнәгать комплексы ветераны Разил Сәгыйтовны юбилее белән котладылар. Ул үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Разил Сәетмөхәммәт улы балачактан ук авылдагы хезмәтнең авырлыгын белә, әтисенә атлар карарга булыша, мәктәп елларында ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Чистайның авыл хуҗалыгын механикалаштыру  техникумын тәмамлаганнан  соң, Әлмәт районы «Сельхозтехника» берләшмәсенең Дәүләт техника күзәтчелеге хезмәтендә инженер-инспектор булып эшли. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International