Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм экспортерлары өчен «Авыл хуҗалыгы йөкләре өчен FESCO логистик чишелешләре» темасына уку узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Абделганиев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов һәм «ФЕСКО Интегрированный Транспорт» ҖЧҖ коммерция директоры Алексей Кравченко, шулай ук республиканың 50дән артык кече һәм урта агропредприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Марат Җәббаров үзенең сәламләү сүзендә экспорт мәсьәләсенең Татарстан Республикасы өчен генә түгел, гомумән Россия өчен иң мөһим юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте. “9 ай нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясе 304,8 млн долларлык экспортланган, экспорт структурасында шактый зур өлешне май продукциясе тармагы алып тора - ул 204,9 млн доллар тәшкил итә”, - дип хәбәр итте ул.
“Татарстан җитештерүчеләре ихтыяҗ булган авыл хуҗалыгы продукциясенең иң киң спектрын тәкъдим итәргә әзер. Шуңа бәйле рәвештә, безнең алда яңа халыкара транспорт коридорларын булдыру һәм логистик инфраструктураны киңәйтү бурычы тора. Бу мәсьәләләрне без үзебезнең партнерлар, шул исәптән Россиянең контейнерларда ташу лидеры - FESCO транспорт компаниясе белән эзлекле рәвештә хәл итәбез”, - дип ассызыклады Фәрит Абделганиев.
Үз чиратында Алексей Кравченко Россиядә товарларны контейнерларда кайтаруга күчүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең арта баруын билгеләп үтте. Мәсәлән, 2023 елда Россиядән контейнер экспортының 56%ы бөртекле культураларга туры килә, беренче чиратта, җитен ашлыгы шулай озатыла. Шулай ук чит илләрдә арпа һәм борчак, чөгендер сыгынтысын кайтаруга, шулай ук флекситанкларда рапс, көнбагыш һәм соя маен кайтаруга ихтыяҗ зур. Соңгы 12 айда Татарстанга Ерак Көнчыгыш портлары аша товарлар импортлау 79%ка арткан, ә Татарстан продукциясен экспортлау өч тапкыр арткан.
“Россиянең иң эре транспорт компанияләренең берсе буларак, FESCO контейнер логистикасы өлкәсендә аерым компетенцияләргә ия. Бездә Кытай, Һиндстан, Вьетнам һәм башка күп илләр белән эшләү тәҗрибәсе бай булганлыктан, безнең Төркем Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә махсус вкладышлар — флекситанклар һәм лайнер-бэглар, шулай ук биг-бэглар кулланып, контейнерларга салынган һәм агызып тутырылган йөкләрне тимер юл маршрутлары буенча да, шулай ук Владивосток, Санкт-Петербург яисә Новороссийск портлары аша да интермодаль чылбырлар буенча ташу буенча логистик хезмәт күрсәтүләрнең тулы комплексын тәкъдим итәргә әзер. Шулай ук FESCO төбәк аграрийлары өчен авыл хуҗалыгы техникасының запас частьләрен, үсемлекләрне химик яклау чараларын һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын алга таба үстерү өчен башка йөкләрне контейнерларда импортлауны оештыра ала”, — дип сөйләде Алексей Кравченко.
Чарада катнашкан FESCO экспертлары Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпсанлы сорауларына һәм тәкъдимнәренә җавап бирделәр. Очрашуга йомгак ясап, «Контейнер логистикасы үзәге» (ЦКЛ) коммерциягә карамаган автоном оешманың (АНО) башкарма директоры Анна Гурьянова, гамәлдәге контейнер сервислары Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре өчен Азия-Тын Океан төбәге, Көньяк Азия, Якын Көнчыгыш Һәм Африка илләрендә сату итү базарларын яулау буенча яңа перспективалар ача, дип билгеләп үтте.
“Уңайлы һәм куркынычсыз контейнер мультимодаль сервислар – киләчәктә йөк ташуның төп ысулы булачак, дип көтелә. Татарстанда күптән түгел оештырылган Контейнер логистикасы үзәгенең бурычы - йөк җибәрүчеләргә һәм йөкне алучыларга яңа югары нәтиҗәле логистика каналларын үзләштерергә ярдәм итү. Безнең экспертлар аларга йөк ташуның иң отышлы схемасын сайларга ярдәм итәчәкләр”, - дип сөйләде Анна Гурьянова.