16 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аппараты һөнәр берлеге комитеты хезмәткәрләр өчен Буа муниципаль районына сәфәр оештырды.
Район буенча экскурсия 6 мең баш сыеры булган «Авангард» терлекчелек комплексыннан башланды. Биредә аппарат хезмәткәрләре эре мөгезле терлекләрне тоту һәм ашату, бозаулар үстерү технологиясе белән таныштылар, шулай ук үз азык җитештерү үзәгендә булдылар.
Аннары «Дәүләтшин Җ.Н.» КФХсының алма бакчаларында булдылар, анда алар алма сортлары һәм аларны үстерү технологиясе белән таныштылар. Соңыннан Министрлык хезмәткәрләренә җыелган уңыш саклана торган складны күрсәттеләр.
Экскурсиянең чираттагы объекты «Хәйруллин И.И.» КФХсының керкә балыгы (форель) үрчетү һәм үстерү фермасы булды, биредә балык үрчетү өчен 18 куб. метр сыйдырышлы 26 бассейн урнаштырылган, 140 мең «Радужная форель» маймычлары инкубация бүлегендә тора. Шунда ук керкә балыгын карау һәм үстерү технологиясе турында да сөйләделәр.
Соңгы пункт Буа районы музее булды, ул, ачылганнан соң, фәнни һәм мәдәни үзәккә әйләнде. Биредә район һәм республика күләмендәге чаралар уза.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Буа районының Авыл хуҗалыгы идарәсенә кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия өчен рәхмәт белдерделәр.