Министрлыкта Россия Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумының һәм Тармак комиссиясенең уртак утырышы узды

2023 елның 13 октябре, җомга

Бүген Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия  Федерациясе агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумының һәм Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүен әзерләү, төзү һәм үтәлешен тикшереп тору буенча тармак комиссиясенең уртак утырышы узды. Утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, Республика һөнәр берлеге  комитетының социаль-икътисадый яклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат Гарифуллин, Министрлыкның икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин, шулай ук Тармак комиссиясе әгъзалары катнашты.
Утырышта Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүен үтәү мәсьәләсе һәм Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәт өчен  түләү һәм хезмәтне саклау торышы турында фикер алыштылар. Икенче мәсьәлә – Республиканың  бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе игълан иткән Татарстан һөнәр берлеге хәрәкәтен мәгълүматлаштыру елы кысаларында мәгълүмати эш буенча бурычлар. 
Тармак килешүе - республиканың агросәнәгать комплексында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуның гомуми принципларын билгели торган  хокукый акты ул. Тармак килешүе якларының төп максатлары -хезмәткәрләрнең иминлеген арттыру һәм куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы буенча Тармак килешүенә түбәндәге индикатив күрсәткечләр кертелде:
- авыл хуҗалыгында реаль хезмәт хакын республика буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсеннән 80%ка җиткерү;
- хезмәткәрләрнең хезмәт хакы структурасында тариф өлешен 70% дәрәҗәсенә җиткерү;
- тариф ставкаларын һәм хезмәт хакларын, республикада кулланучылар бәяләре индексыннан  чыгып,  барлык  категория  хезмәткәрләр өчен  елга  кимендә  1 мәртәбә  даими индексацияләү;
- продукция җитештерү чыгымнары суммасыннан 0,2 проценттан  да  ким булмаган күләмдә хезмәтне саклау өчен   акчалар  бирү. 
 АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
 “Хөрмәтле хезмәттәшләр! Республиканың  бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе Башкарма комитеты карары белән 2023 ел Социаль партнерлык елы дип игълан ителде. Шулай ук ел саен 7 октябрьдә «Лаеклы хезмәт өчен» Бөтендөнья гамәлләр көне уза, һөнәр берлекләре эшчеләрнең законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау акцияләре үткәрәләр. Быел акция “Социаль партнерлык – лаеклы хезмәт гарантиясе!”  девизы астында узды”, - дип билгеләп үтте ул.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һөнәр берлекләре хезмәткәрләрнең  социаль-хезмәт хокукларын, җитештерү, һөнәри, икътисадый һәм социаль мәнфәгатьләрен һәм лаеклы  икътисадны яклыйлар, алар  исеменнән эш итәләр. Гадел икътисадның нигезендә лаеклы хезмәт хакы һәм  эш белән лаеклы тәэмин итү  ята, ә аңа ирешүнең төп механизмы – нәтиҗәле социаль партнерлык.
Аннары нотык  белән Илфир Мусин чыгыш ясады.Ул агымдагы елның 8 аена төп нәтиҗәләрне ясады. “Тармак өчен ел бик авыр булды. Корылык аркасында барлык районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелде.  Гомумән алганда, 2023 елда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү индексы узган ел дәрәҗәсенә карата 87,5% дәрәҗәсендә фаразлана”, - диде   ул. 
Агымдагы елда авылда хезмәт хакы беренче тапкыр бер хезмәткәргә 40 мең сумнан артып киткән һәм гыйнвар-август айларында алгы исәпләүләр буенча 42 мең сум булган, бу узган ел белән чагыштырганда 18% ка күбрәк. Шул ук вакытта авыл халкының хезмәт хакы икътисад буенча уртача күрсәткечтән 27%ка калыша.  “Соңгы елларда уңай  динамика күзәтелә, дип әйтәсем килә”, – дип ассызыклады Илфир Мусин. 
 Ел башында хезмәт өчен түләүнең минималь күләме (МРОТ) артуга  бәйле    тариф ставкалары яңадан каралды. Язгы кыр эшләренә, азык әзерләүгә һәм урып-җыю эшләренә кызыксындыру түләүләре буенча тәкъдимнәр, барлык  төр техника буенча җитештерү нормалары авыл хуҗалыгы оешмаларына җиткерелде.
Аннары  сүз  Республика һөнәр берлеге  комитетының социаль-икътисадый яклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат Гарифуллинга бирелде. 
“Агросәнәгать комплексында хезмәт хакының үсеш темплары республиканың уртача күрсәткеченнән югарырак булуы безне шатландыра. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт хакы дәрәҗәсе уртача республика күрсәткеченнән 87,3% тәшкил итте, ягъни Тармак килешүе күрсәткече уртача республика күрсәткеченнән 80%ка җитте”, - диде  ул. 
Шулай ук Республика һөнәр берлеге комитетын тармакта  якын киләчәктә барлыкка килергә мөмкин булган тенденция  борчый.  Бу - хезмәт кадрлары өчен республика икътисадының башка тармаклары, аерым алганда, машина төзелеше тармагы белән көчле  конкуренция барлыкка килү.
Булат Гарифуллин хезмәтне саклау һәм хезмәт урынында имгәнү   мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. “Агросәнәгать комплексында имгәнүгә  бәйле хәл быел сизелерлек яхшырды. 2023 елның 9 аенда тармак предприятиеләрендә хезмәт урынында имгәнүнең 7 авыр очрагы һәм үлем белән тәмамланган   очрагы теркәлгән. Бәхетсезлек очраклары һөнәр берлеге оешмалары булмаган предприятиеләрдә күбрәк була, дип әйтәсем килә. Тармакта уңышлы компанияләрнең хезмәтне саклауга тиешле игътибар бирмәүләренә дә мисаллар бар”, - дип ассызыклады ул.
Эшлекле очрашу  азагында  хезмәт хакының реаль күләмен арттыру эшен дәвам итәргә, күмәк шартнамәләргә  хезмәт өчен түләү буенча  гарантияләр кертүне тәэмин итәргә, дигән  карар кабул ителде. Хезмәт урынында бәхетсезлек очракларын кисәтү; зарарлы һәм хәвефле хезмәт шартларында эшләгән өчен хезмәткәрләргә  эш бирүчеләр тарафыннан  һичшиксез гарантияләр һәм компенсацияләр бирү; хезмәткәрләрне  мәҗбүри  медицина  тикшерүен узмыйча хезмәт вазыйфаларын  үтәүгә кертмәү буенча  эшне дәвам итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International