Иң мөһим бурычларның берсе – авыл халкының тормышын иң заманча стандартларга туры китерү. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада әйтте.
Тантаналы чаралар «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.
Чара концерт-театральләштерелгән пролог белән ачылды. Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев исеменнән котлау адресы укылды.
Авыл хезмәтчәннәрен, Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рөстәм Миңнеханов, бүген залда үз эшләрен чын күңелдән яратучылар җыелган, дип билгеләп үтте. “Сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең кешеләрнең өстәлләрендә һәрвакыт хуш исле икмәк, сөт, ит һәм яшелчәләр тора. Хөрмәтле кунакларыбызны – ветераннарыбызны монда күрүгә дә шатмын. Без сезгә авыл хуҗалыгы һәм республика үсешенә керткән өлешегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез”, - диде ул.
Агымдагы елда мул уңыш - чиста килеш 3,5 млн тонна ашлык җыеп алынды. Шулай ук 1,5 млн. тонна шикәр чөгендере, 790 мең тонна бәрәңге, 250 мең тонна яшелчә җыеп алу көтелә. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән.
Иң күп ашлык суктырган районнар: Тәтеш (172 мең т); Буа (165 мең т); Арча (159 мең т) районнары. Тәтеш, Чүпрәле, Кукмара, Кама Тамагы районнарында гектардан 35 центнердан артык уңыш алынган.
Югары күрсәткечләр өчен Рөстәм Миңнеханов республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә рәхмәт белдерде, алар арасында «Колос» (Тәтеш районы), «Чынлы» (Чүпрәле районы), «Битаман» (Биектау районы), «Вахитов ис. АХҖК» (Кукмара районы), “Агроактив” (Апас районы).
Алдынгы агрохолдинглар шулай ук авыл хезмәтчәннәренең меңләгән коллективлары эшенең яхшы нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Болар - «Август-Агро», «Агросила», «Ак Барс Холдинг», «Чистай», «Красный Восток Агро» предприятиеләре.
Рөстәм Миңнеханов алдынгыларны билгеләп үтте. Болар - иң күп ашлык суктырган комбайнчылар: Альберт Лазарев, Илмаз һәм Марат Низамовлар, Ленар Зарипов, илнең иң яхшы механизаторы Ирек Галиев, ул агымдагы елда җир сөрү буенча Россия чемпионатында җиңүче булып танылды.
“Безнең терлекчеләр дә югары күрсәткечләргә ирешәләр – алар сөт җитештерү буенча илдә лидерлар. Икенче ел рәттән 2 млн тоннадан артык сөт савалар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Шулай ук ел азагына кадәр 530 мең тонна ит җитештереләчәк. Моңа төп өлешне даими лидерлар - Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Саба районнары кертә, шулай ук эре мөгезле эре терлек ите җитештерүне иң күп арттырган Мамадыш районы, республиканың сәнәгать дуңгызчылыгы һәм кошчылык үзәге булган Тукай районы үзләреннән зур өлеш кертәләр”.
Рөстәм Миңнеханов савым буенча югары күрсәткечләргә ирешкән алдынгыларга: Лилия Поднозовага (Тукай районы); Әдилә Латыйповага (Әтнә районы) рәхмәт белдерде. Ит терлекчелеге алдынгыларына: Асия Галиевага (Мамадыш районы), Айрат Закировка (Кукмара районы), Олег Степановка (Буа районы), Фәнис Гыймалетдинов (Тукай районы) шулай ук рәхмәт белдерде.
Залда шулай ук илнең атказанган ветеринария табибы Мидхәт Аббазов (Биектау районы) бар иде.
"Без сезгә фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт әйтәбез. Сезгә без бик рәхмәтлебез", - диде Татарстан Рәисе.
Республика ат үрчетүчеләре татар токымлы атларны тергезү белән актив шөгыльләнәләр. Аны популярлаштыру өчен быел Алтайга кадәр 3 мең км маршрут буенча ат чабышы оештырылды. Бу ил халкын татар токымлы атлар белән генә түгел, ә традицияләр, мәдәният һәм көнкүреш белән дә таныштырырга мөмкинлек бирде.
“Агросәнәгать комплексы актив үсештә. Без тармакка системалы ярдәм күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга, ил Хөкүмәтенә, Россия авыл хуҗалыгы министрлыгына рәхмәт белдерәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республикада терлекчелек объектлары, ындыр табаклары, элеваторлар төзү һәм модернизацияләү дәвам итә. Соңгы 4 елда гына да инвестицияләр күләме 150 млрд сумнан артып китте.
“Бүгенге шартларда без үзебезнең гражданнарны төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәргә тиеш. Бу - азык-төлек иминлеге мәсьәләсе. Авыл үсешендә мөһим фактор - кече хуҗалыклар. Татарстанда 474 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы, өч йөздән артык кулланучылар кооперативы уңышлы эшли”.
Рөстәм Миңнеханов, бүген фермерлар династияләр булып эшлиләр, аларның тәҗрибәсе һәм белемнәре буыннан-буынга күчә, дип билгеләп үтте.
“Безнең бурыч – авыл халкының тормышын иң заманча стандартларга туры китерү. Республикада территорияләрне комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлгә ашырыла. Быел шундый 44 программа эшли. Мәктәпләр, балалар бакчалары, ФАПлар, клублар, спорт мәйданчыклары ачыла. Шәһәр халкы исеменнән атна саен үткәрелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре өчен авыл халкына рәхмәт белдерәсем килә. Агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Фидакарь хезмәтегез һәм Татарстан үсешенә керткән зур өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, сезгә нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм яңа казанышларга ирешүегезне телим”, - диде Татарстан Рәисе, чыгышын тәмамлап.
Ул авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Сәхнәдән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров котлады. Ул аграрийларга, шулай ук республика җитәкчелегенә һәм федераль үзәккә рәхмәт белдерде.
“Илебез Президенты Владимир Владимирович Путин җитәкләгән федераль үзәккә үзебезнең рәхмәт сүзләрен әйтмичә кала алмыйм. Бәйрәм уңаеннан ясаган үзенең мөрәҗәгатендә ул агросәнәгать комплексының һәрвакыт чын профессионаллар белән дан тотуын, аларның хезмәте лаеклы рәвештә мактауга һәм ихтирамга лаек булуын билгеләп үтте”, - диде Марат Җәббаров.