ЯҢАЛЫКЛАР


7
июль, 2023 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Татарстан  Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсендә булдылар. Бу - илебез агросәнәгать комплексы казанышларының 6 - 9 июльдә «Казан Экспо»да уза  торган иң эре күргәзмәсе.
 

6 июльдә Татарстанның «Республика мәгълүмат-исәпләү үзәге» АҖ («РИВЦ» АҖ) һәм  Поле.рф аграр маркетплейсы Татарстан агросәнәгать комплексын цифрлаштыру өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. 
 


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Мамадыш һәм Чистай муниципаль районнарында булдылар. Сәфәрдә алар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров  булды. 
 

Бүген “Бөтенроссия кыр көне – 2023”  кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Советының «авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча комиссия  утырышы узды. Анда Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин, Россия  Федерациясе   Дәүләт Думасы депутаты Владимир Кашин, Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова, Алтай крае губернаторы Виктор Томенко катнашты.
 

Бүген Татарстанда Җир сөрү буенча Россиянең 10нчы юбилей чемпионаты башланды. Ул Россия агросәнәгать комплексының иң эре - «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе белән параллель рәвештә уза. Аны  ачуда  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин, Россия  Федерациясе   авыл хуҗалыгы министры урынбасары Елена Фастова, «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов катнашты.
 

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты. Очрашу Татарстан  Республикасы  Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда республиканың агросәнәгать комплексын үстерү перспективалары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру һәм авыл территорияләрендә тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
 

Бүген республикада «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә  үзәге территориясендә «Бөтенроссия кыр көне - 2023» күргәзмәсе эшли башлады.
 

“Россиянең бүгенге азык-төлек базары үзебезнең  аграрийларның хезмәт нәтиҗәләренә ышанычлы таяна, төп юнәлешләр буенча үзебезне тулысынча  тәэмин итүгә ирешелде. Хәзер игътибар үзәгендә - селекциядә һәм генетикада импортны алыштыру исәбенә азык-төлек суверенитетын тулысынча ныгыту”, - дип билгеләп үтте Анна Осетрова.
 


5
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советының Алтай крае авыл хуҗалыгы министры Сергей Межин җитәкчелегендәге делегациясе Татарстан Республикасының Биектау районында булды. Эш сәфәрендә алар белән бергә   Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов   йөрде.


4
июль, 2023 ел
сишәмбе

Казанда чәк-чәк әзерләү буенча автоматлаштырылган яңа линия эшли башлады. Аның куәте - айга 25 тонна чәк-чәк әзерләп чыгарырлык. Хәзер, кулдан эшләүне исәпкә алып, «Бәхетле» компаниясе ай саен 70 тоннадан артык милли татлы ризык  әзерләп  чыгарачак. Шулай итеп, җитештерү куәте 55%ка артты. Маркетинг бүлеге белешмәләре буенча, яңа линия эшләтә башлау күмәртәләп сату күләменең артуына  бәйле. Хәзерге вакытта ваклап  һәм күмәртәләп сату өчен гомуми ихтыяҗ айга  65 тоннага җиткән. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International