Татарстанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады. Барлыгы 16 ярминкә көне булачак. Төрле мәйданчыкларда төрле муниципаль районнар яңа продукция сатачак.
Иртәгә, 9 сентябрьдә, Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге ярминкәләр эшли башлый.
Республика халкы хәзер Россия Юстиция министрлыгының дәүләт электрон сервисы аша түләүсез юридик ярдәм алырга мөмкин. Биредә «Вправе.рф» https://вправе.рф/ хокукый ярдәм порталы эшли башлады.
Бүген Министрлыкта Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгыр автономияле районы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Мәрдән Мукийит белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Бүген KazanExpo халыкара күргәзмә үзәгендә “Ростки: Россия - Кытай” бизнес-форумы эшли башлады. Форум кысаларында үсемлекчелек буенча түгәрәк өстәл узды, анда тармакның әһәмияте, Кытайның сәүдә ихтыяҗлары һәм Россия төбәкләренең мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Бүген Kazan Ехрода Россия - Кытай беренче халыкара икътисадый форумы «РОСТКИ» ачылды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Арча муниципаль районында 9 сентябрьдә традицион ат-спорт бәйрәме - «Ат көне» узачак. Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.
Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе» белем бирү проектында катнашу өчен конкурс буенча сайлап алу дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында брифинг узды, анда урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
2023 елның 2 сентябрендә дәүләт нәсел предприятиесе» АҖендә “Нәсел ресурсларының Федераль дәүләт мәгълүмати-аналитик системасы базасын булдыру” темасына киңәшмә узды. Эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гелүс Баязитов, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры урынбасары Галина Сафина, нәсел эше һәм терлекләр үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев, Нәселле сөт терлекчелеге оешмалары берлеге директоры Илназ Хәсәншин, шулай ук эре мөгезле сөт терлеген үрчетү буенча нәсел хуҗалыклары җитәкчеләре, нәселле терлекчелек буенча селекционерлар катнашты.