«Яңа җир юлы ашлык коридоры» дәүләт корпорациясе Татарстан Республикасы территориясендә Татарстан территориясендә Җир юлы ашлык Хабын булдырачак

2024 елның 15 мае, чәршәмбе

Компания «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХV халыкара икътисадый форумы кысаларында ашлык йөкләрен югары  тизлек  белән ташу буенча   елга 8 млн.тонна куәткә  ия махсуслаштырылган югары технологияле объект булдыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән   килешү төзеде. Җир юлы ашлык Хабы “Зерно+” логистика моделен үстерү һәм өемле йөкләрне  җир өсте тимер юллары аша ташу технологиясен ишәйтү кысаларында Дэн Сяопин исемендәге иң эре халыкара Логистика комплексына географик якынлыкта барлыкка киләчәк.

Бүген Татарстан Республикасында 70/30 диспропорциясе барлыкка килде – импорт йөк агымы экспортныкыннан артык. Сәбәбе - кыйммәтле логистикада, бу «зур су»га керү мөмкинлеге булмау һәм эре базарлардан географик ераклыкта булу белән аңлатыла. «Зерно+» логистика моделе,  «НСЗК» компанияләр төркеменең “ике якка да” тимер юл транспортының   100% йөкләнешен тәэмин итүче “җир юлы ашлык флоты”ннан файдаланып, республикада конкурентлыкка сәләтле логистиканы гарантияли. Ашлык йөкләре белән махсуслаштырылган ашлык контейнерлары   Ашлык Хабы юлы  буйлап экспорт юнәлешендә җибәреләчәк, кире шул ук махсус контейнерларда халык куллану товарлары, автокомпонентлар һәм Татарстан Республикасы җитештерү предприятиеләре өчен башка комплектлау детальләре кайтарылачак. Бу, логистика икътисадын нигездән яхшыртып,  тимер юл транспортының бушка йөрүен киметәчәк.

Йөк базасы – Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округы төбәкләрендә җитештерелгән, Ашлык Хабында тупланган ашлык ул. Максатлы тәэмин итү базарлары - Кытай, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Иран һәм башкалар. Кире шул  ук махсус контейнерларда елга  200 мең TEU күләмендәге йөкләр төбәк транспорт-логистика үзәкләренә киләчәк, алар белән Ашлык Хабы технологик бәйләнештә һәм партнерлыкта эшләячәк. Бу республикада ел саен ашлык профицитын (бер млн.тоннадан артык) гамәлгә ашыруда  кызыксыну  уята  һәм аны җитештерү күләмнәрен арттыру өчен шартлар тудырачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International