Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә чыгымнарының бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алу уздыруга гаризалар кабул итү турында игълан итә

2024 елның 8 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль бюджеттан финанслашу  бара торган  «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын акселерацияләү» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына һәм эшкәртүчеләргә тоткан  чыгымнарының ( 2023 елның IV кварталы һәм 2024 елның I карталы өчен) бер өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен сайлап алу уздыруга  гаризалар кабул итү турында игълан итә. 
Гаризалар   2024 елның 13 маеннан   2024 елның 27 маена  кадәр кабул  ителә.   
Гаризалар кабул  итү урыны: https://promote.budget.gov.ru
Сайлап алу турында мәгълүмат: https://agro.tatarstan.ru/selskohozyaystvennim-potrebitelskim-kooperativam.htm
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International