Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Саха (Якутия) Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәясәте министрының беренче урынбасары Анна Стручкова җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашу узды.
“Саха (Якутия) Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында нәселле терлекчелек өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә. Аерым алганда, “СЕЛЭКС”-Сөтле терлек” мәгълүмати-аналитик системасыннан файдалану өлешендә тәҗрибә алмашу, терлекчелеккә алдынгы технологияләр кертү буенча”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
Ул аларга безнең республиканың агросәнәгать комплексы мөмкинлекләре турында сөйләде. Кунаклар шулай ук тармакка дәүләт ярдәме күрсәтүнең төбәк чаралары белән кызыксындылар.
Иртәгә алар “Актаныш” агрофирмасының роботлаштырылган сөтчелек фермасына барырга планлаштыралар, анда аларга терлекчелектә цифрлаштыру һәм заманча технологияләр кертүнең нәтиҗәлелеге турында сөйләячәкләр.