«Цифрлы ликбез»ның яңа сезонында (https://digital-likbez.datalesson.ru/) Авито имин товарлар сатып алу һәм Интернетта белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында сөйләячәк.
Авито һәм «Цифрлы икътисад» коммерциягә карамаган автоном оешма (АНО) Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәме белән цифрлы белем һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проектының яңа сезонына старт бирде.
Илнең барлык төбәкләрендә «Цифрлы ликбез» проекты кысаларында мәктәп укучылары өчен цифрлы белем һәм кибер куркынычсызлык дәресләре узачак. Авитоның яңа сезоны материаллары интернетта имин алыш-бирешләр кагыйдәләренә багышланган. Роликлар геройлары ничек итеп ышанычлы сатучыларны һәм товарларны сайлау, платформа инструментлары аша куркынычсыз аралашу, товарларны өйгә китерүне рәсмиләштерү, белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре турында сөйлиләр, шулай ук интернет аша алыш-бирешләр башкарганда шәхси белешмәләрне һәм акчаларны ничек саклап калу буенча киңәшләр бирәләр.
Авито балаларның һәм өлкәннәрнең цифрлы белемен арттыруга юнәлдерелгән проектларны инде берничә ел гамәлгә ашыра. «Цифрлы ликбез» өчен булдырылган безнең геройлар балаларга - үзләрен интернетта ышанычлырак хис итәргә, ә аларның әти-әниләренә балаларының иминлеге өчен азрак борчылырга ярдәм итәр, дип ышанабыз», – дип билгеләп үтте Авитоның ышаныч һәм иминлек департаменты продукты буенча директоры Наталья Юматова.
«Безнең «Авито» партнерыбыз «Цифрлы ликбез»ның яңа сезонында интернетта имин алыш-бирешләргә кагылышлы бик мөһим теманы күтәрә. Белдерүләр урнаштыру, товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр эзләү буенча сервислар безнең өчен гадәткә кереп китте, әмма шул ук вакытта, алардан файдаланганда, уяу булырга һәм үзеңне һәм якыннарыңны алдаучылар схемаларыннан саклый белергә кирәк. Мультфильм геройлары белән бергә кулланучылар да гади һәм аңлаешлы мисалларда ышанычлы сатучыны яки платформаны ничек аеру, ничек итеп имин алыш-бирешләр башкару, шулай ук товар сатып алуны һәм өйгә китереп бирүне ничек итеп артык мәшәкатьләрсез рәсмиләштерү турында җентекләбрәк белә алачаклар», – дигән аңлатмалар бирә «Цифрлы икътисад» АНОның «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» юнәлеше буенча директор урынбасары Ольга Франчук.
Видеороликлар ярдәмендә мәктәп укучылары Интернетта ничек итеп үзләрен имин итү турында гына түгел, ә иркен интерактив форматта цифрлы белемле булу дәрәҗәсен дә күтәрә алачаклар. Яшь буында мондый күнекмәләрне булдыру Россиядә цифрлы иминлекне тәэмин итүгә һәм квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты бурычларына туры килә.