Татарстан быел экспортка 16 миллион долларлык хәләл продукция чыгаруны планлаштыра. Бу хакта журналистларга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Kazan FORUMда хәбәр итте.
“Узган ел 450 млн долларлык агросәнәгать комплексы продукциясен экспортка чыгардык, шул исәптән „Хәләл“ стандартлары буенча җитештерелгән продукция - 12 млн долларга якын”, - дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Аның сүзләренчә, республикада 100дән артык предприятие «Хәләл» продукция җитештерә, шуларның 30га якыны - экспортка юнәлдерелгән.
“Татарстанга күп делегацияләр “Хәләл” стандартлары буенча продукция җитештерүче предприятиеләрдә булу өчен киләләр. Мондый продукциягә карата кызыксыну да, аңа ихтыяҗ та бар”, - дип ассызыклады Җәббаров.
Быелның дүрт аенда “Хәләл” продукция 4 млн доллардан артык суммага экспортланды. Күбрәк сөт, ит һәм кондитер әйберләре экспортлана.
Хәләл продукциянең төп импортерлары – БДБ илләре, Монголия, Бразилия, Гыйрак, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Алжир.