Министрлыкта максатчан белем алуга кабул итү шартларындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2023 елның 14 апрелендәге 124-ФЗ номерлы Федераль закон, Россия  Федерациясе   Хөкүмәтенең «Урта һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча максатчан белем алу турында» 2024 елның 27 апрелендәге  555 номерлы карары нигезендә 2024  елның 1 маеннан   максатчан белем алуга кабул итү шартлары үзгәрде.
Күрсәтелгән карарның үтәлешен тәэмин итү максатларында,  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе» ФДБМУ, «Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү ФДБМУ вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан Республикасы АПК предприятиеләренең, оешмаларының кадрлар хезмәте җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды, анда яңа платформада эшләү механизмнары турында фикер алыштылар.
Үзгәрешләр максатчан белем алу механизмының ачыклыгын арттыруга,  шулай белешмәләр базасыннан мөмкин кадәр киң даирә затларының  файдалана  алуын  тәэмин итүгә кагыла, бу төзелә торган шартнамәләр  санын арттыруга һәм «максатчан белем алучыларны» кабул итү квотасын киңәйтергә ярдәм итәчәк. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International