2023 ел өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре 2 февральдә Казан Кремлендә тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән бергә Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге Казан җитештерү комбинатының макарон фабрикасында булды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Аксубай муниципаль районында булды. Аның белән бергә Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гыйльманов йөрде.
2023 елда Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы тарафыннан авыл ипотекасы буенча 4 млрд сум акча бирелгән. Бу республиканың 1000нән артык гаиләсенә авыл җирлегендә торак сатып алырга мөмкинлек бирде. Банк белешмәләре буенча, Татарстан программаны гамәлгә ашыру буенча Россия төбәкләре арасында лидер булды. Бу хакта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова агросәнәгать комплексы казынышларының «ТатАгроЭкспо» VI махсуслаштырылган күргәзмәсе барышында хәбәр итте.
Механизация һәм техник сервис институтында тантаналы шартларда Казан дәүләт аграр университеты һәм «Гомсельмаш» ачык акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, шулай ук «Гомсельмаш» аудиториясе ачылды.
Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге тарафыннан тиешле рейтинг әзерләнгән – аның буенча Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты кабат беренче урында.
Бүген агросәнәгать комплексы казанышларының ТатАгроЭкспо - 2024 VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсен ябу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә барлык авыл хезмәтчәннәренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Бүген агросәнәгать комплексы казанышларының VI махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо» кысаларында «Россиянең сөт индустриясен үстерү: 2023 ел йомгаклары һәм 2024 елга фаразлар» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе - «ТатАгроЭкспо–2024» ачылды. Ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «АММОНИЙ» АҖ генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин һәм «Август» АҖ генераль директоры Александр Усков катнашты.